БАШ-АЯК – БАШАЯК Татар телендә менә шундый әйтелешләре бик якын, әмма мәгънәләре төрле һәм язылышларында аерма булган берничә сүз бар. Аларны омофоннар дип атыйлар. Омофоннар үзләре төрле-төрле була. Минем бу юлы, ике тамырдан оешып, бер очракта сызыкча аша, икенче очракта кушылып языла торган бер-ике сүзгә тукталасым килә. 🔶 Сызыкча аша, гадәттә, парлы сүзләр ясала. Парлы сүзләрнең күбесе татар телендә җыйма күплекне белдерә. Менә баш-аяк сүзе дә «терлекнең яки кош-кортның 🐔 баш һәм аяк ите, ...
Сүзлекче язмалары 📚
Дуслар, мин Ринат Сәфәров булам. Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сүзлекләр төзү белән шөгыльләнәм. Эш барышында ачыкланган татар теленең кызыклы фактларын һәм күзәтүләремне сезгә дә тәкъдим итәм.
Графики
📊 Средний охват постов
📉 ERR % по дням
📋 Публикации по дням
📎 Типы контента
Лучшие публикации
20 из 20ӘСТЕРХАН ЧИКЛӘВЕГЕ «Шуны аңламыйм: ник рус телендә грецкий орех, татар телендә әстерхан чикләвеге? Греция кайда да, Астрахань кайда?!» дигән сорау туган бер ханымда. 🥜 Мондый мисаллар бүгенге көн күзлегеннән бик кызык, чөнки алар төрле телләрнең лексикасы нинди юллар белән баюын берникадәр күрсәтә. Чикләвек сүзенә килсәк, ул кайбер куак һәм агачларның каты кабык эчендәге ашарга яраклы төшен белдерә. Шул ук вакытта чикләвек ул ыру атамасы да (гипероним), ягъни конкрет ачыклаучы сүздән башка, нин...
РУДИМЕНТ Бу термин «калдык, үсми калган нәрсә» мәгънәсендә фәннең төрле тармакларында кулланыла. Мәсәлән, биологиядә рудиментлар яки рудиментар органнар төшенчәсе бар һәм ул ниндидер сәбәпле үсеш алмаган әгъзаларны белдерә (кешедә – сукыр эчәк яки койрык сөяге). Шуның белән бергә тел белемендә дә рудимент термины кулланыла һәм ул төрле сәбәпләр аркасында иске хәлдә сакланып калган формаларны белдерә. Татар телендә рудиментар формалар бармы? Әлбәттә, бар! ✅ Сезнең кайчан булса уйланганыгыз бармы,...
БЕРМӨГЕЗ – СЫҢАРМӨГЕЗ Телебездә шундый матур сыңар дигән сүз бар. Ул «берәү, үзе генә» дигәнне белдерсә дә, шул мәгънә артында татар кешесе генә аңлый торган нечкәлек бар: сыңар – ул икенең бере, парлы нәрсәнең берсе. Шуңа күрә без, гадәттә, бияләй сыңары, игезәк сыңары, сыңар куллы дип сөйләшәбез. 💠 Беркөнне китап 📗 актарып утырганда, күземә сыңармөгез сүзе чалынды. Бәлки, игътибар итмичә узып та киткән булыр идем, тик аның русчага «единорог» дигән тәрҗемәсенә төртелеп калдым. Бер уйлаганда, ...
УФА // ӨФЕ «Уфаны ничек язарга дип Уфа татарлары белән Казан арасында бәхәс чыккан. Икегә, хәтта өчкә бүленгәннәр: Уфа, Өфе һәм Өфә. Ярдәм итегезче шуларга» дигән хәбәр килде. Ярдәм итеп булмастыр шул. Мондый очракта ике якның да бәреп еккысыз дәлилләре була. Мин бары тик үз фикеремне тәкъдим итә алам. ⛲️ Дөресен генә әйткәндә, Өфә дигәнне беренче күрүем. Төрлечә мөгез чыгарулар була иде, моның кадәре үк юк иде әле бугай. Шуңа күрә бу вариантны баштан ук сызып атыйк. Бүген килеп, белмим, яңа исе...
ЧИШМӘ ‒ ЧИШМӘ БАШЫ Чишмә сүзен аңламаган кеше юктыр, мөгаен. Әдәби телдә чишмә җир астыннан бәреп, тибеп чыга торган су чыганагын белдерә. Аның кизләү, күз, күзләвек, чыганак дигән синонимнары бар. Килеп чыгышы ягыннан ул фарсы сүзе. Фарсыча چشمه /чäшмä ‒ «чишмә» 💦, төбендә исә چشم /чäшм «күз» 👁 сүзе ята. Күрәсең, фарсыларда исламга кадәр чишмә җирнең күзе, чишмә суы шул күздән агып чыккан яшьләр дигән ышану булгандыр. 💧 Ярар, чишмәне суның бәреп чыккан чыганагы дип аңладык. Хәзер миңа аңлаты...
КАРИ // КАРИЭ – КАРЫЙ Бер карашка болар бер сүзнең төрле язылышы кебек аңлашыла ала. Дөреслектә исә эш алай түгел. Карый дигәне бик борынгы төрки сүз, башка кардәш телләрдә дә очрый һәм «өлкән яшьтәге, бик карт кеше», ягъни «бабай» 👴 дигәнне белдерә. Аның тагын кары дигән варианты да бар. Бу сүзнең нигезеннән безгә яхшы таныш карчык сүзе ясалган: кары + чык > карчык 👵. ✔️ Бу карый белән кари сүзен бутарга ярамый, чөнки ул гарәп алынмасы (сингармонизмга буйсынмавы ук алынма икәнен күрсәтә) һәм ...
Кадерле дуслар! Татарстан китап нәшриятында яңа басмабыз дөнья күрде. Әлеге "Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?" дигән орфографик сүзлектән күп кенә мисаллар да китергәнем булды. Ниһаять, аның тулыландырылган һәм төзәтелгән икенче басмасы нәшер ителде. Татарстан китап нәшриятында булгач, димәк ул сатуга да чыгачак. Үзенчәлекле һәм хикмәтле сүзлекнең зур бер өлешен баш хәрефтән язу кагыйдәләре алып тора. Мондый белешмәлекнең татар лексикографиясендә төзелгәне юк иде әле. Бөтен нечкәлекләрен сөйләп ...
ИКӘН – МИКӘН Бу икән-микәннәрне язып торуны озак кирәксенмичә йөрдем. Бер төркем журналист боларны рәхәтләндереп бутый. Журналистлар гына түгел инде, ләкин башкаларда минем эшем юк, теләгәннәречә сөйләшсеннәр. Тик җәмәгать алдына чыгып яки киң массалар өчен язылган текстта икән урынына микән куллану гафу итә алмаслык хата, минемчә. Радиода студиягә килүчеләрне таныштырыр алдыннан: «Кунакларыбыз кем микән?» – ди. Яки башка журналист: «Нинди эшләр башкара микән?» – ди. ❇️ Сер түгел, микән сүзе каб...
САПКАН – Студент укытмагач, нәрсә эшлисез соң сез ул институтта? – Ну конкрет без, мәсәлән, сүзлекләр төзибез. – Соң ул сүзлекләр төзелеп бетмәдемени әле? Менә шундыйрак диалог берничә тапкыр булганы бар. Моны, билгеле, сүзлекләрдән файдаланмаучылар сорый. Файдаланучылар исә белә: сүзлекләр бик тиз искерә, аларны гел тулыландырып һәм төзәтеп ✏️ торырга кирәк. Ничек төзәтергәме? 🟢 Мисал өчен, күп кенә сүзлектә праща сүзе теркәлгән. Бу «бау яки каеш очларын тотып, уртадагы киңрәк җиренә таш куеп ...