723просмотров
95.8%от подписчиков
9 февраля 2026 г.
Score: 795
БЕРМӨГЕЗ – СЫҢАРМӨГЕЗ
Телебездә шундый матур сыңар дигән сүз бар. Ул «берәү, үзе генә» дигәнне белдерсә дә, шул мәгънә артында татар кешесе генә аңлый торган нечкәлек бар: сыңар – ул икенең бере, парлы нәрсәнең берсе. Шуңа күрә без, гадәттә, бияләй сыңары, игезәк сыңары, сыңар куллы дип сөйләшәбез. 💠 Беркөнне китап 📗 актарып утырганда, күземә сыңармөгез сүзе чалынды. Бәлки, игътибар итмичә узып та киткән булыр идем, тик аның русчага «единорог» дигән тәрҗемәсенә төртелеп калдым. Бер уйлаганда, дөрес тә кебек. Ләкин әгәр сыңар мөгезле сыер дисәң, аның бер мөгезе генә булып, икенчесенең ниндидер сәбәптән юклыгы аңлашыла. Теге «единорог» дигәнеңдә исә икенче мөгез күз уңында гомумән тотылмый бит, шуңа күрә аны бермөгез дию дөресрәк шикелле. 💠 «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә «единогрог» мәгънәсендә нәкъ шул бермөгез 🦄 сүзе бирелгән. Сыңармөгез исә – «дельфиннар семьялыгыннан өске казналыгында озын казык теше үсеп чыккан, сирәк очрый торган имезүче диңгез хайваны; нарвал». Чыннан да, сыңармөгезнең нарвал сүзенә синоним яки шуның татарча эквиваленты булуы акылга ятышлырак та, чөнки нарвалларның асылда мөгез кебек озын булып казык тешләре үсеп чыга. Ул казык тешләренең икәү булуы, тик берсенең генә шулай озынаеп китүе бу хайванга карата сыңар сүзен куллануны аклый кебек. 💠 Кыскасы, «Татарча-русча сүзлек»тәге (2007) кебек «сыңар мөгез 1. нарвал; 2. единорог» дип бер сүзгә ике мәгънә (ике төшенчәгә бер сүз дип аңла) биргәнче, аңлатмалы сүзлекнең ике төшенчәгә ике: сыңармөгез һәм бермөгез дип тәкъдим итүе, беренчедән, терминологияне бераз тәртипкә сала, икенчедән, телебезне алынма урынына яки шуңа синоним буларак яңа сүз белән баета.