С
Сүзлекче язмалары 📚
@rinatsafarov755 подп.
796просмотров
12 февраля 2026 г.
Score: 876
ӘСТЕРХАН ЧИКЛӘВЕГЕ «Шуны аңламыйм: ник рус телендә грецкий орех, татар телендә әстерхан чикләвеге? Греция кайда да, Астрахань кайда?!» дигән сорау туган бер ханымда. 🥜 Мондый мисаллар бүгенге көн күзлегеннән бик кызык, чөнки алар төрле телләрнең лексикасы нинди юллар белән баюын берникадәр күрсәтә. Чикләвек сүзенә килсәк, ул кайбер куак һәм агачларның каты кабык эчендәге ашарга яраклы төшен белдерә. Шул ук вакытта чикләвек ул ыру атамасы да (гипероним), ягъни конкрет ачыклаучы сүздән башка, нинди чикләвек турында сүз барганы аңлашылмаска да мөмкин. Чикләвекләр бит бездә шактый күп: урман чикләвеге, җир чикләвеге, имән чикләвеге, бадәм чикләвеге, мөшкәт чикләвеге, пестә чикләвеге һ. б. 🌰 Шулар арасыннан иң танылганы, мөгаен, әстерхан чикләвегедер. Тик ни өчен ул шулай атала? Ул бит Әстерханда гына үсми? Монда тарихи бәйләнешләрне искә төшерергә кирәк. Димәк, Әстерхан Казан өчен шактый танылган, мөһим бер үзәк саналган, бу чикләвек исә шул тарафлардан китерелә башлаган. Башка чикләвекләрдән аерыр өчен, аңа әстерхан чикләвеге диелгән. Бу бик табигый күренеш. Сүз уңаеннан, аның кузы дигән синонимы да бар. Бөтенләй икенче яктан ‒ Урал артындагы Эрбеттән кайтарыла торган чикләвекне эрбет чикләвеге дип атаганнар. Мәгълүм: Эрбет шәһәре (русчасы Ирбит) XVIII–XX гасырларда сәүдә үзәге булган, анда зур базар, ярминкә эшләп килгән. 🥜 Русларга исә әстерхан чикләвеге XII‒XIII гасырларда Византия монахлары белән килә башлаган. Алар өчен Әстерханнан бигрәк Константинополь һәм шул тарафлардагы православие якынрак булгач, чикләвек тә грекныкы дип аталган. P.S. Әгәр дә җөмлә башында килмәсә, ялгызлык исем булуга карамастан, әстерхан чикләвеге, эрбет чикләвеге дигәннәрнең беренче сүзе юл хәрефеннән языла. Сорау бирүче ханымның шуны дөрес язуына куандым әле.
796
просмотров
1771
символов
Да
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @rinatsafarov

Все посты канала →
ӘСТЕРХАН ЧИКЛӘВЕГЕ «Шуны аңламыйм: ник рус телендә грецкий о — @rinatsafarov | PostSniper