635просмотров
84.1%от подписчиков
26 февраля 2026 г.
Score: 699
САПКАН
– Студент укытмагач, нәрсә эшлисез соң сез ул институтта?
– Ну конкрет без, мәсәлән, сүзлекләр төзибез.
– Соң ул сүзлекләр төзелеп бетмәдемени әле? Менә шундыйрак диалог берничә тапкыр булганы бар. Моны, билгеле, сүзлекләрдән файдаланмаучылар сорый. Файдаланучылар исә белә: сүзлекләр бик тиз искерә, аларны гел тулыландырып һәм төзәтеп ✏️ торырга кирәк. Ничек төзәтергәме? 🟢 Мисал өчен, күп кенә сүзлектә праща сүзе теркәлгән. Бу «бау яки каеш очларын тотып, уртадагы киңрәк җиренә таш куеп ата торган борынгы сугыш коралы»н белдергән сүзнең ничек инде татарча эквиваленты юк дип уйлый идем. Эзләнә торгач, барлыгы ачыкланды. Иске әдәбиятта аны сапан дип кулланганнар: Дауд галәйһиссәлам куеныдин таш чыгарды, сапанга салды. Р. Рабгузи, «Кыйсас әл-әнбия». Башка күп кенә төрки телдә дә бу сүз бар икән. Н. Исәнбәтнең татар фразеологизмнары арасына сабан ташы дигәне дә нәкъ әлеге сапан сүзеннән башкә нәрсә түгел бугай. 🟢 Лексикабызны тикшерүчеләр татар телендә аның сапкан формасы дөресрәк була дип саный. Мин дә шул фикердә торам. Ул А. Тимергалинның сүзлегенә, аңлатмалы сүзлеккә шул формада кертелгән. Соңгысында хәтта «ике япьле агач кисәгенә резина беркетеп ясалган, гадәттә, таш ата торган ыргыту коралы» дигән өстәмә мәгънә һәм «бик тиз, күз ачып йомганчы» мәгънәсендә сапкан ташыдай дигән фразеологизм да теркәлгән. 🟢 Күп тапкырлар әйткәнем бар инде: бер сүз ул бер берәмлек кенә түгел. Ул телдә яңа сүзләр ясау өчен нигез ролен дә үти. Менә сапкан сүзеннән дә сапканчы (рус. «пращник») һәм сапканчылык сүзләре ясала ала. Боларны яңа төзеләсе сүзлекләргә кертергә кирәктер бит инде? Югыйсә татарның ата-бабасы бу коралны белмәгән, руслар аша гына танышкан булып чыга бит.