688просмотров
91.1%от подписчиков
23 февраля 2026 г.
Score: 757
КАРИ // КАРИЭ – КАРЫЙ
Бер карашка болар бер сүзнең төрле язылышы кебек аңлашыла ала. Дөреслектә исә эш алай түгел. Карый дигәне бик борынгы төрки сүз, башка кардәш телләрдә дә очрый һәм «өлкән яшьтәге, бик карт кеше», ягъни «бабай» 👴 дигәнне белдерә. Аның тагын кары дигән варианты да бар. Бу сүзнең нигезеннән безгә яхшы таныш карчык сүзе ясалган: кары + чык > карчык 👵. ✔️ Бу карый белән кари сүзен бутарга ярамый, чөнки ул гарәп алынмасы (сингармонизмга буйсынмавы ук алынма икәнен күрсәтә) һәм ул «тавыш белән китап, әсәр укучы» дигәнне белдерә. Татар телендә аның тагын «(яттан) Коръән укучы кеше» дигән бераз таррак мәгънәсе дә бар. Менә шул кари сүзенең язылышында берникадәр кыенлык күренгәли. Мәсьәлә шунда ки, бер төркем гарәп сүзләре оригинал телдә һәмзәгә тәмамлана. Кари сүзе дә шулар рәтендә. Шул сәбәпле иске имладан гамәлдәгесенә күчергәндә, теге һәмзә дә язуда чагылыш таба, һәм безнең сүзебез кариэ рәвешен ала. Шул ук вакытта игътибар итәргә кирәк булган нечкәлек бар: татар телендәге гарәп алынмаларының күпчелегендә ул һәмзә төшереп калдырыла. Мәсәлән, голәма, дога, җәза, зыя (>зыялы), инша, сахра, шифа сүзләре шундыйлар. Димәк, хәзерге графикада сүз ахырына һәмзәне күрсәткән э хәрефен язуның кирәге юк кебек күренә. ✔️ Мәгәр инде күнегелгән классик текстларга мин төзәтмәләр кертү яклы түгел. Беренче чиратта Г. Тукайның «Шүрәле»се искә төште:
Аз гына сабрит әле, и кариэм! хәзер язам.
яки:
Кариэм, күрдеңме инде яшь җегетнең кармагын!
Бу очраклар искергән вариантлар дип санала ала.