С
Сүзлекче язмалары 📚
@rinatsafarov755 подп.
702просмотров
93.0%от подписчиков
5 марта 2026 г.
Score: 772
УФА // ӨФЕ «Уфаны ничек язарга дип Уфа татарлары белән Казан арасында бәхәс чыккан. Икегә, хәтта өчкә бүленгәннәр: Уфа, Өфе һәм Өфә. Ярдәм итегезче шуларга» дигән хәбәр килде. Ярдәм итеп булмастыр шул. Мондый очракта ике якның да бәреп еккысыз дәлилләре була. Мин бары тик үз фикеремне тәкъдим итә алам. ⛲️ Дөресен генә әйткәндә, Өфә дигәнне беренче күрүем. Төрлечә мөгез чыгарулар була иде, моның кадәре үк юк иде әле бугай. Шуңа күрә бу вариантны баштан ук сызып атыйк. Бүген килеп, белмим, яңа исемме, яңа шәһәрме уйлап чыгаруның кирәге юк. ⛲️ Өфе дип языштырган очраклар күренгәли. Анализлап караганым юк, шулай да бу язылышны сайлаучылар Башкортстан ягында туып үскән кешеләрдер дигән шигем бар. Искә төшкәннәрдән Н. Исәнбәтне телгә алырга буладыр. Ул төзегән «Татар халык мәкальләре»ндә, әдәби башкорт теленә якынайтып, Өфе язылышы кулланылган. ⛲️ Мин үзем Уфа варианты яклы. 1⃣, басма матбугат барлыкка килгәннән бирле, хәтта аннан алдарак нәшер ителгән йөзләгән китапта без ачыктан-ачык اوفا/Уфа дип язылганны күрәбез. (Теләүчеләр «Сәхифәләремез»гә кереп моны тикшерә ала). Башкорт телендә чыга башлаган китапларда исә аның язылышы үзгә ‒ ئوُفوُ /Өфө. Бу традицияне бозар өчен нинди җитди сәбәп бар? 2⃣, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән халык җырларында (әлбәттә, татарча башкарганда) Уфа дип җырлана бит: Уфа тараклары белән чәчемне тарыйм әле... Уфа ‒ Чиләбе, Пешә кура җиләге... Уфа ‒ Казан юлларының баганалары чыршы... Уфаларга баруларым гел синең өчен генә... Әллә болай җырлаучылар чеп-чи надан булганмы? 3⃣, Уфа сүзенең этимологиясе билгеле түгел. Төрле юраулар булса да, борынгы яңгырашын беркем белми. Рус теленә Уфа дигән форма башкортчадан түгел, татар теле арадашлыгы белән керә ала. Моңа башка мисаллар бик күп. Мәсәлән, Кугарчинский, Бурзянский район... Башкорттан алынса, Кугарсинский, Бурьянский булыр иде. Ягъни монда татарча яңгыраш күренеп тора. Әгәр дә географик атамаларны рус телендә теркәү чорында татарлар ярдәм иткән булса (ки, шулайрак күренә, төгәлрәк мәгълүматны исә тарихчылар беләдер), димәк, Уфа да электән кулланылган татар яңгырашы була ала. Бу фикерне фәнни яктан тирәнрәк өйрәнергә кирәк, әлбәттә. ⛲️ Җитеп торыр. Ышандырып булмаган кешегә никадәр санасаң да җитми аңа. Шуңа гына басым ясыйсым килә: мин хәзер башкортча язылышка кермәдем. Башкортлар үзләре дөрес дип белгәнчә язсын, без исә үзебезнең телдә тотрыклы язылышны саклыйк.
702
просмотров
2388
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @rinatsafarov

Все посты канала →
УФА // ӨФЕ «Уфаны ничек язарга дип Уфа татарлары белән Казан — @rinatsafarov | PostSniper