С
Сүзлекче язмалары 📚
@rinatsafarov755 подп.
660просмотров
87.4%от подписчиков
7 февраля 2026 г.
📷 ФотоScore: 726
Кадерле дуслар! Татарстан китап нәшриятында яңа басмабыз дөнья күрде. Әлеге "Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?" дигән орфографик сүзлектән күп кенә мисаллар да китергәнем булды. Ниһаять, аның тулыландырылган һәм төзәтелгән икенче басмасы нәшер ителде. Татарстан китап нәшриятында булгач, димәк ул сатуга да чыгачак. Үзенчәлекле һәм хикмәтле сүзлекнең зур бер өлешен баш хәрефтән язу кагыйдәләре алып тора. Мондый белешмәлекнең татар лексикографиясендә төзелгәне юк иде әле. Бөтен нечкәлекләрен сөйләп бетереп булмас. Моның ише басмалардан файдаланган һәр кешегә зур ярдәмче булыр дип өметләнәбез.
660
просмотров
595
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @rinatsafarov

Все посты канала →
Кадерле дуслар! Татарстан китап нәшриятында яңа басмабыз дөн — @rinatsafarov | PostSniper