658просмотров
87.2%от подписчиков
19 февраля 2026 г.
Score: 724
ИКӘН – МИКӘН
Бу икән-микәннәрне язып торуны озак кирәксенмичә йөрдем. Бер төркем журналист боларны рәхәтләндереп бутый. Журналистлар гына түгел инде, ләкин башкаларда минем эшем юк, теләгәннәречә сөйләшсеннәр. Тик җәмәгать алдына чыгып яки киң массалар өчен язылган текстта икән урынына микән куллану гафу итә алмаслык хата, минемчә. Радиода студиягә килүчеләрне таныштырыр алдыннан: «Кунакларыбыз кем микән?» – ди. Яки башка журналист: «Нинди эшләр башкара микән?» – ди. ❇️ Сер түгел, микән сүзе кабаттаркалыш ↔️ дип атала торган юл белән ясалган, ул кайчандыр алдагы сүздәге -мы/-ме кисәкчәсеннән соң килгән икәнгә башта береккән, шуннан соң шул кисәкчәне үзенә йолкып алган, ягъни -мы/-ме + икән > микән. Мәсәлән, матурмы икән > матур микән. ❇️ Ап-ачык бит барысы да! Шулай булгач, ни пычагыма -мы/-ме кисәкчәсе кулланыла алмаган урында микән дип әйтә кайберәүләр? «Матур икән» ул бит «Матур микән?» түгел. ❇️ Икенче яктан килеп карыйк. Әгәр дә сорау җөмлә турында сүз бармаса, микән гомумән урынсыз, икән исә урынлы, ул нәрсәнедер констатацияли булып чыга. Әгәр дә сорау җөмләдә сорау алмашлыгы кулланылса, микән дию дөрес булмый, икән – дөрес (Хәлләре ничек микән? түгел, Хәлләре ничек икән?). Әгәр дә сорау җөмләдә сорау алмашлыгы булмыйча гына сорау бирелсә, микән дөрес була (Хәлләре яхшы микән?, ягъни Хәлләре яхшымы икән?). Аңлата алдыммы инде? ❇️ Гомумән алганда, микән, минемчә, сөйләм теленә хас сүз, бәлки әле диалектизмдыр да. Татарлар яшәгән һәр төбәктә аны кулланмыйлар. Сүзлекче буларак ул миндә шактый күп сорау тудыра. Әгәр дә без аны әдәби телнең бер лексик берәмлеге дип карыйбыз икән, димәк аны сүзлекләргә теркәп аңлатырга мәҗбүрбез (һәм ул шулай ителә дә инде). Тик шул ук калыпта ясалган башка сүзләрнең нигә шундый ук хокукы юк? Сүзлекләрдә мәллә, мәле, миде/мыйде һ. б. ш. күренми. Әйтелешенә кермим, ләкин язылышына килгәндә башка сүзләр янәшәсендәге кебек -мы/-ме икән дип аерым язу кирәкмәгән артык сорауларга урын калдырмас иде.