751просмотров
99.5%от подписчиков
2 февраля 2026 г.
Score: 826
РУДИМЕНТ
Бу термин «калдык, үсми калган нәрсә» мәгънәсендә фәннең төрле тармакларында кулланыла. Мәсәлән, биологиядә рудиментлар яки рудиментар органнар төшенчәсе бар һәм ул ниндидер сәбәпле үсеш алмаган әгъзаларны белдерә (кешедә – сукыр эчәк яки койрык сөяге). Шуның белән бергә тел белемендә дә рудимент термины кулланыла һәм ул төрле сәбәпләр аркасында иске хәлдә сакланып калган формаларны белдерә. Татар телендә рудиментар формалар бармы? Әлбәттә, бар! ✅ Сезнең кайчан булса уйланганыгыз бармы, мәсәлән, күз явын алырлык 👁️ фразеологизмында яу нәрсәне белдерә ул❓ Мондагы яу май 🧈 сүзенең искергән формасы. Хәзерге төрки телләрнең күбесендә jаγ яки шуңа охшаш яңгырашта сакланган, бездә сакланмаган. Дөресрәге, бездә, башка юлдан үсеп китеп, май формасында килеп җиткән. Юкса яву (яңгыр 🌧️, кар 🌨️), яңгыр сүзе үзе, якты, ягу һәм тагын дистәләгән сүз әлеге jаγ тамырыннан ясалып таралган. Шулай итеп, безнең күз явын алырлык ул «шулкадәр матур, шул дәрәҗәдә искитәрлек ки, хәтта акаеп, текәлеп, йоммыйча карап торудан күз явы (дымы, мае) кибеп бетәрлек» дигәнне аңлата булып чыга. ✅ Икенче мисал итеп күз уңында тоту сүзен китерергә мөмкин. Монда уңның турыдан-туры уң як яки уңган кебек сүзләргә кагылышы юк, чөнки бу уң хәзерге татар телендә ал, ал як, ягъни уңы – алды дигәнне белдерә. Ул шушы тотрыклы сүздә генә сакланып калган, шуңа күрә аны рудиментар форма дип саный алабыздыр, мөгаен. Менә төрек телендә ул алай түгел, чөнки хәзер дә аларда ön сүзе «ал, алгы як» дигәнне белдерү өчен актив кулланыла, яңа сүзләр ясау өчен нигез булып хезмәт итә. Димәк, бездәге күз уңында тоту ул «күз алдында тоту, күзаллау» дигәнне белдерә. ✅ Ә сез татар телендә тагын нинди рудиментар формалар беләсез?