С
Сүзлекче язмалары 📚
@rinatsafarov755 подп.
697просмотров
92.3%от подписчиков
16 февраля 2026 г.
Score: 767
ЧИШМӘ ‒ ЧИШМӘ БАШЫ Чишмә сүзен аңламаган кеше юктыр, мөгаен. Әдәби телдә чишмә җир астыннан бәреп, тибеп чыга торган су чыганагын белдерә. Аның кизләү, күз, күзләвек, чыганак дигән синонимнары бар. Килеп чыгышы ягыннан ул фарсы сүзе. Фарсыча چشمه /чäшмä ‒ «чишмә» 💦, төбендә исә چشم /чäшм «күз» 👁 сүзе ята. Күрәсең, фарсыларда исламга кадәр чишмә җирнең күзе, чишмә суы шул күздән агып чыккан яшьләр дигән ышану булгандыр. 💧 Ярар, чишмәне суның бәреп чыккан чыганагы дип аңладык. Хәзер миңа аңлатыгыз әле: нәрсә ул чишмә башы? Чишмә үзе үк суның башы булгач, шул башның тагын берәр башы бармы әллә? 💧 Бу гыйлләт әлеге дә баягы сүзне төрлечә аңлаудан киткән булса кирәк. Кайбер сөйләшләрдә чишмә ул «инеш, кечкенә елга», шулай булгач, аның башы да була ала. Әмма ниндидер аерым сөйләштәге сүз (мәгънә) ничек шулай киртәсез әдәби телгә килеп керә ала? Һи, татар теле бит бу! Ничек телим шулай язам, миңа кем указ! 💧 Җитди сөйләшсәк, минемчә, әдәби телдә чишмә башы сүзен туры мәгънәсендә дә, «нәрсәнең дә булса чыганагы, башлангычы» мәгънәсендә дә куллану (ә ул шул мәгънәдә ешрак кулланыла бугай) бик үк дөрес түгел. Аны татар әдәбиятының чишмәсе, иҗатының чишмәсе кебек контекстта куллану мантыйклырак була.
697
просмотров
1210
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @rinatsafarov

Все посты канала →
ЧИШМӘ ‒ ЧИШМӘ БАШЫ Чишмә сүзен аңламаган кеше юктыр, мөгаен. — @rinatsafarov | PostSniper