С
Сүзлекче язмалары 📚
@rinatsafarov755 подп.
940просмотров
5 февраля 2026 г.
Score: 1.0K
БАШ-АЯК – БАШАЯК Татар телендә менә шундый әйтелешләре бик якын, әмма мәгънәләре төрле һәм язылышларында аерма булган берничә сүз бар. Аларны омофоннар дип атыйлар. Омофоннар үзләре төрле-төрле була. Минем бу юлы, ике тамырдан оешып, бер очракта сызыкча аша, икенче очракта кушылып языла торган бер-ике сүзгә тукталасым килә. 🔶 Сызыкча аша, гадәттә, парлы сүзләр ясала. Парлы сүзләрнең күбесе татар телендә җыйма күплекне белдерә. Менә баш-аяк сүзе дә «терлекнең яки кош-кортның 🐔 баш һәм аяк ите, үпкә-бавыры, эчәкләре» мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән: Өйдә баш-аяк боткасы пешкән иде инде (А. Расих). Шул ук сүзне кушып язганда исә, күчерелмә мәгънә барлыкка килә, һәм ул «тоташ, тулысы белән, тулаем» дигәнне белдерә башлый. Мәсәлән: Зөлхәбирә башаягы белән юкка чыгар (Р. Зәйдулла). Яки «читтәрәк тору яхшы, шуннан тизрәк котылырга кирәк» мәгънәсендә бәласеннән башаяк сүзендә кулланыла. 🔶 Менә бу типтагы омофоннарга тагын бер мисал – ул урман-дала һәм урмандала пары. Әйткәнемчә, урман-дала дигәне җыйма мәгънәдә килә һәм «урманнар 🌳🌲🌳 һәм далалар» дигәнне белдерә: Ә Урта Иделдә һәм Уралдагы урман-далаларда күчмәлек була алганмы соң? (И. Хуҗин). Урмандала исә география термины буларак «төньяк ярымшарда урман белән дала аралашкан табигать зонасы» мәгънәсендә кулланыла һәм русчага «лесостепь» сүзенә туры килә. 🔶 Ни кызганыч, мондый сүзләр сүзлекләргә дә җентекләп өйрәнелеп бирелмәгән. Кайберләрендә бераз буталчык бар, кайберләре бөтенләй теркәмәгән.
940
просмотров
1463
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @rinatsafarov

Все посты канала →
БАШ-АЯК – БАШАЯК Татар телендә менә шундый әйтелешләре бик я — @rinatsafarov | PostSniper