Әле генә интернетта укыдым: «Үземнең тарихны сөйлим, чын дөреслек. Бервакыт төшеңдә, ягъни йокы да, өн дә түгел, уяна алмый торган халәт булган, әмма син йоклый алмыйсың һәм үзеңне күрәсең кебек, ләкин, баш мие эшләсә дә, кыймылдый алмыйсың. Шундый хәлдә җен килде дә авызымнан эчкә керә башлаган, ә мин торып баса алмыйм һәм берни дә эшли алмыйм, тик мин Аятелкөрси аятьләрен беләм һәм кычкырып укый башлыйм һәм мине колагымда ниндидер шау-шу белән томаларга тырышалар, аннары мин тагын да ныграк ук...
Булмас димә, дөнья бу (Мистика)
Дуслар, бу төркемгә төрле могъҗизалы хәлләр турында, чынга ашкан төшләр турында язалар @Elmiraisx - админ
Графики
📊 Средний охват постов
📉 ERR % по дням
📋 Публикации по дням
📎 Типы контента
Лучшие публикации
20 из 20Бу хәл 40 елдан артык элек минем Тамара апам белән булган. Шаһитлар күп булган, шул исәптән әбием белән бабам (хәзер алар инде юк) һәм әнием дә. Зоя исемле әби туганыбыз үлә. Телеграмма сугалар. Аны соңгы юлга озатырга дип әниләр шундук юлга чыгарга булалар. Мәет салынган табут аерым бер бүлмәдә торган. Соңгы юлга озатырга килгән туганнарны бер ишек алдында салынган ике йортка урнаштыралар. Төн. Ирләр Зоя әбине искә алып эчеп утыралар, апам чыгып, аларны орыша башлый. Иртәгә җирләргә кирәк, ә се...
Җен кагылды исә... Моннан берничә ел элек Казанга укырга килдем. Тулай торакта торырга теләмичә бер әбигә урнаштым. Әбием үз йорты белән яши иде. Миңа түр яктан бүлмә бирде. Баштарак мин берни дә сизенмәдем. Тора-бара төнге өчләрдә куркып уяна башладым. Бервакыт яныма йонлач нәрсәнеңдер килеп ятканын сизә башладым. Хәтта сулышына кадәр сизәм. Куркып уянам да йокламыйча таң атканын көтә идем. Башта мин бу хакта беркемгә дә сөйләмәдем. Соңыннан әлеге әйбер фаҗигале төстә вафат булган авылдашым ...
Эштә кызларга бу төркемдә язылганнарны укыгач бер хатын да аның бабасы белән Үзбәкстанда, СССР вакытында булган хәлне сөйләде. Аның бабасы ул вакытта Үзбәкстанда, СССР чорында, йөк поезды машинисты булып эшләгән. Берсендә бабасы рейста булганда тимер юлда ниндидер ак шәүлә пәйда булган. Ул, инструкция таләп иткәнчә сигнал биргән. Ләкин теге шәүлә кыймылдамаган да. Тагын сигнал биргән. Ләкин шәүлә һаман да рельсларда калган, һәм юлдан читкә китү урынына, килүче состав ягына хәрәкәт итә башлаган.....
Шуннан атаем: “Юҡ Мәрфүга кызым, син кайтасың, сиңа монда килергә иртәрәк әле” – дип аркамнан сөйгәндә, мин уянып киттем” – диде Мәрфүга апай. Уянганда, янымда 3 врач тора иде. Мин: "Ләә иләәһә илләллааһ!" – дип әйтеп, аңыма килгәнмен. Врачлар мине сораштылар. Әхирәт дөньясы бар, шунда булдым дип, үзләренә анда күргәннәремне сөйләдем. Аптырап, гаҗәпләнеп мине тыңладылар. Соңыннан шул врачларның берсе намазға баскан икән. Әлхәмдүлилләһ, Раббым гомер биргәч, озаклык белән булса да терелеп, өйгә ка...
1997 елда автокатастрофада әнием һәлак булды. Миңа ул вакытта 12 яшь иде. Әнине күмгәннән соң миңа куркыныч төшләр керде, мин үзем генә йоклый алмадым, караңгылыктан курка башладым. Шуңа күрә минем янда апам йоклый башлады. Һәм менә беркөнне иртән мин апама караганда иртәрәк уяндым. Уянгач, кулларымны өскә күтәреп, карават артына асып кую гадәте бар иде. Мин ул иртәдә шулай эшләдем дә. Берничә секундтан соң мин кемнеңдер кулыма кагылганын һәм аны чак кына кысып тотканын сиздем. Шуның кадәр назла...
Мин дэ язып утим эле. 2024нче елнын сентябрь урталары, тош курдем: жэйге матур кон, кояш балкып тора, мин оч ап- ак шадра озын солге юганмын да шуларны кер бавына элеп мэтэшэм. Иртэн торгач улыма тошемне сойлэп, оч айдан нидер буласын эйтеп куйдым. Оч ай узды, декабрьнын 12 сеннэн 13 нэ тош курэм: эниемнен этисе, бабам( куп еллар мэрхум инде) юл кырыенда басып тора, узе бер карыйсын елый, бер карыйсын елмаеп басып тора, шунда эйтэм икэн узенэ: борчылма бабай барсы да эйбэт булыр дим икэн. Э дека...
Alsu: АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ ХИКМӘТЕ гыйбратнамә Мин үзем Сибай каласынан, бала чактан дини гәиләдә үстем, әби-бабай тәрбиясендә. Дини кешеләргә карата хөрмәтем һәм ихтирамым чиксез зур минем, әлхәмдүлилләәһ. Һәрвакыт аралашып яшим алар белән. 1922 нче елның көзендә йорт янындагы скамейкада утыра идем. Култыклашып, олы яшьтәге бер пар килә. Ә мин аларны күзәтәм, бу Мәрфүга апай түгел микән? Нишләптер, аңа охшамаган да сымак. Бәләкәйләнеп калган, нык ябыккан, чак-чак атлап килә. Мәрфүгә апай озын буйлы...
Бабай белән булган хәлне языйм әле. 70 нче елларда булган бу. Бабай бер авылдашында төнгә кадәр утырган. Бераз салган да идек ди. Шул төнге уникеләр тирәсе булгандыр ди кайтырга чыккан. Җәйге җылы төн. Кайтып барам ди каршыга килә берәү ди. Якынайгач әле генә бергә салып утырган авылдашны танып алдым ди. Син каян кайтасың әле генә синнән чыгып китеп кайтып барам бит ди икән. Теге авылдашы әйдә бераз озатам да сине аннан кайтып китәрмен ди икән. Киткәннәр болар икесе. Барабыз шулай ди сизәм аякла...
Бер булган сәер хәл турында укыган идем. Сезгә дә язып үтәм. Октябрь 1995-нче ел, Киев шоссесы. Ике ЮХИДИ хезмәткәре радар аша сәгатенә йөз илле километрдан артык тизлек белән барган машинаны күреп алалар һәм юл читенә күрсәтеп туктарга сигнал бирәләр. Ләкин машина алар яныннан узып китә. Соңрак, руль артында Черкизово базарындагы палаткалар челтәре хуҗабикәсе булганы ачыклана. ЮХИДИ хезмәткәрләре «Таврия»не биш километр дәвамында «озатып баралар». Машина йөртүче идарәне югалта һәм «Камаз» белән...