6.8Kпросмотров
27 февраля 2026 г.
statsScore: 7.5K
Бу хәл 40 елдан артык элек минем Тамара апам белән булган. Шаһитлар күп булган, шул исәптән әбием белән бабам (хәзер алар инде юк) һәм әнием дә. Зоя исемле әби туганыбыз үлә. Телеграмма сугалар. Аны соңгы юлга озатырга дип әниләр шундук юлга чыгарга булалар. Мәет салынган табут аерым бер бүлмәдә торган. Соңгы юлга озатырга килгән туганнарны бер ишек алдында салынган ике йортка урнаштыралар. Төн. Ирләр Зоя әбине искә алып эчеп утыралар, апам чыгып, аларны орыша башлый. Иртәгә җирләргә кирәк, ә сез эчеп утырасыз ди. һәм урамга туалет чыгып китә. Кинәт апамның кычкырганын ишетәләр. "Кит, син бит үлгән, кит!" дип кычкыра ул. Барысы да тышка атыла, апамның йөзе качкан. һәм иң мөһиме, алар барысы да Зоя әбинең үзенең гәүдәсе кая ята шул бүлмәгә кереп киткәнен аермачык күргәннәр. Тамара апам сөйләве буенча:
Мин туалетка киттем, мунча кырында кыштырдаган тавыш ишетәм. Эт ырлый башлады. Кемдер килгәндер дип уйладым. Почмакта кемнеңдер торганын күрәм. Безнең кешеләрнең берседер дип уйладым. Туалеттан чыккач якынрак бардым - әй, Ходаем! - Зоя әби тора һәм аяклары белән топ-топ баса. Ул табутта нинди киемәре ята нәкъ шул киемнәреннән. Мин аптырап калдым, бер сүз дә әйтә алмыйм, аннары ул миңа таба борылды, ә мин куркудан "паралич" алган кебек калдым. Йөзе әллә нинди ләкин күзләреннән ниндидер яктылык бәреп тора, явызлык күрәм. Нәрсә кычкырганымны хәтерләмим, мин белгән бердәнбер нәрсә - бу коточкыч курку иде! Ул ачу белән нидер пырылдады да һәм бик тиз-тиз өйгә таба атлады. Как раз шул вакытта ирләр йөгереп чыккан иде. Әни һәм әби сөйләгәннәрдән:
Без йоклый идек,
Без йоклап ятканда, Тамараның (әбинең сеңлесе) кычкырганын ишеттек. Йөгереп чыктык бүлмәдән. Барысы да куркуга төшкән. Гришка - сәнәк тоткан. Бабай бер сүзсез тора. Шапкасын кулына тоткан. Йөзе агарган. Аннары алар барысы да чыгып киттеләр. Безгә чыкмаска куштылар. Бабай сөйләве буенча: Без Тамараның бик каты кычкырганын ишетеп йөгереп чыктык. һәм Зояның (үлгән әби) бүлмәгә кергәнен күрәбез, без башта аңламадык. Гришка сәнәккә йөгерде. Аннан соң без табут торган бүлмәгә кердек. Ә анда табут ничек тора шулай тора. Бу нәрсә булды, белмим... Барысы да уянып беттеләр, калган туганнар да йөгереп килделәр. Без ни булганын сөйләдек. Ә Люба (Зоя әбинең племянницы) әйтә: "Ул безнең тирәдә дә йөргәләгән инде алайса, ә мин кемгә йокы кермичә кыштыр-кыштыр йөри икән дип яттым әле ди. Менә шундый хәл булган. Тамара апа бу хәлне искә алырга яратмый, чөнки ул һаман да шул өйдә ялгызы яши. Искә төшкән саен куркам ди.