5.7Kпросмотров
93.3%от подписчиков
4 марта 2026 г.
Score: 6.3K
Эштә кызларга бу төркемдә язылганнарны укыгач бер хатын да аның бабасы белән Үзбәкстанда, СССР вакытында булган хәлне сөйләде. Аның бабасы ул вакытта Үзбәкстанда, СССР чорында, йөк поезды машинисты булып эшләгән. Берсендә бабасы рейста булганда тимер юлда ниндидер ак шәүлә пәйда булган. Ул, инструкция таләп иткәнчә сигнал биргән. Ләкин теге шәүлә кыймылдамаган да. Тагын сигнал биргән. Ләкин шәүлә һаман да рельсларда калган, һәм юлдан читкә китү урынына, килүче состав ягына хәрәкәт итә башлаган... Ашыгыч тормозга басу карары кабул ителгән. Поезд тәгәрмәчләреннән чыккан очкыннар җәйге төнне яктырткан. Бабай күзләрен йомган, поезд инерция буенча барган, һәм рельсларда булган кешенең инде котыла алмаячагы аңлашылган. Поезд тулысынча туктагач, бабасы юлларга караган. Анда беркем дә булмаган... Поезд астында калган дип уйлаган. Ләкин шулчак поезд кабинасында яктылык балкып киткән. Поезд каршында теге өрәк тора ди. Ул аны хатын-кыз икәнен күрә. Өрәк аңа балык кебек иреннәрен ачып нидер әйтә ләкин берни ишетелми ди. Бабасы дога кыла башлаган, ә теге өрәк секунд эчендә кабинада пәйдә булып "Бала..." дип әйткәндә дә эреп юкка чыккандай юк булган. Шоктан авырлык белән арынып, ул хәрәкәтне башлап җибәргән, графиктан калышырга ярамаган. Поезд тагын тизлек җыя башлаган... һәм шулчак рельсларда тагын хатын-кыз өрәге пәйда булган, ул кулларын селкәгән... һәм барысы да шулкадәр чын булган, бабай түзә алмаган һәм составны тагын туктаткан... Теге өрәк кулларын селкәгән. Бабасы догасы укый-укый ни булса шул булыр дип кабинасыннан төшкән. Яхшылабрак караса алда тимер юл полотносында ниндидер төргәк күрә. Бу ни икән дип төргәкне карарга киткән. Якыная башлагач бала елавын ишетә. Рельсларда кечкенә малай яткан төргәк була.
Менә шулай өрәк баланы коткарырга ярдәм иткән.