6.6Kпросмотров
2 марта 2026 г.
Score: 7.2K
Җен кагылды исә... Моннан берничә ел элек Казанга укырга килдем. Тулай торакта торырга теләмичә бер әбигә урнаштым. Әбием үз йорты белән яши иде. Миңа түр яктан бүлмә бирде. Баштарак мин берни дә сизенмәдем. Тора-бара төнге өчләрдә куркып уяна башладым. Бервакыт яныма йонлач нәрсәнеңдер килеп ятканын сизә башладым. Хәтта сулышына кадәр сизәм. Куркып уянам да йокламыйча таң атканын көтә идем. Башта мин бу хакта беркемгә дә сөйләмәдем. Соңыннан әлеге әйбер фаҗигале төстә вафат булган авылдашым булып та күренә башлады. Мин бу вакытта бик нык куркуга сабыштым. Әмма барыбер кешегә ачылырга батырчылык итмәдем. Ике айдан артык азапланганнан соң әнигә сөйләргә булдым. Мине тиз генә күрше авылда догалар белән дәвалый торган әбигә алып киттеләр. Рәшидә апа хәлемне шундук белеп алды. "Чәршәмбе көнне таң суы алып юынырга кирәк. 33 аять язып эчертегез",– дигәне генә хәтердә калган. Авылга кайткач зәгъфран эзләп таптык та әлеге догаларны язып эчә башладым. Мунчада таң суы белән юындым. Шуннан соң рәхәтләнеп киттем.