5.6Kпросмотров
91.6%от подписчиков
9 марта 2026 г.
Score: 6.2K
Шуннан атаем: “Юҡ Мәрфүга кызым, син кайтасың, сиңа монда килергә иртәрәк әле” – дип аркамнан сөйгәндә, мин уянып киттем” – диде Мәрфүга апай. Уянганда, янымда 3 врач тора иде. Мин: "Ләә иләәһә илләллааһ!" – дип әйтеп, аңыма килгәнмен. Врачлар мине сораштылар. Әхирәт дөньясы бар, шунда булдым дип, үзләренә анда күргәннәремне сөйләдем. Аптырап, гаҗәпләнеп мине тыңладылар. Соңыннан шул врачларның берсе намазға баскан икән.
Әлхәмдүлилләһ, Раббым гомер биргәч, озаклык белән булса да терелеп, өйгә кайттым. Бөтен туганнар җыелып, хәл белешергә килделәр, мине үлгән дип уйлап бетергәннәр иде. Туганнарыма күргәннәремнең барысын да сөйләдем. Корьән мәҗлесләрендә булганымны, кемнәр белән бергә утырганымны һәм өстәлдә нинди ризыклар әзерләгәннәрен Аллаһы Тәгалә барысын да белеп тора! – дип сөйләгәнемне игътибар белән тыңладылар.
Беренче Җиңгәемә: “Бикбулатовларның Корьән мәҗлесендә миндә ул булдым бит!”, – дип әйткән идем, җиңгәем аптырап карап торды да: “Мәрфүга, мин сине ашка чакыра алмадым инде, син больницада булдың бит” – диде уңайсызланып. “Ә мин теге дөнъяда сезнең белән булдым, андагы әрвахлардан бөтенебез дәул мәҗлестә булдык”, – дидем. Өстәлгә нинди ризыклар әзерләнгәнен һәм кемнәр кунакка килгәнен сөйләп бирдем. Җиңәем елап җибәрде... Әрвахларга Корьән мәҗлесе үткәреп, искә алырга кирәк. Ул – иң саваплы, изге гамәл! – дип аңлаттым барысына да.
Мәхрүм генә утырган җиңәемнең дә атайныкы белән бергә үткәрербез дип уйлаган кызларына сөйләгән идем, әй еладылар алар да.бик борчылдылар. Туганнарны җыеп, Корьән мәжлесен бергәләп үткәрдек.
Миңа теге дөньяда башка сеңдергәнче: “Намаҙ укыгыз! Корьән укыгыз! Зекер әйтегез!” – дип әйттеләр. Ә “Ләә иләәһә илләллааһ!” – зикере күңелегездән беркайчае китмәсен, телегездән төшмәсен, гел әйтеп йөрегез, – диде кат-кат Мәрфүга апа. Теге дөньяның барлыгы хак икән. Аллаһ – бер, Аллаһ – хак! Ике дөнъя бәхетләренә төренеп яшәргә насыйп булсын һәрбарчабызга. Ин шәә Аллаһ. Комада вакытта теге дөньяда булып, кайткан Мәрфүга апа сөйләгәннәрне башкаларга уйландыра торган гыйбрәтле сабак булсын өчен Апанай мәдрәсәсе остазы Диләрә Рафикова язып алды. Башкортстан, Сибай каласы. 01.02.2024 ел. Миләүшә Сафина, тәрҗемә кылды