4.8Kпросмотров
78.8%от подписчиков
9 марта 2026 г.
Score: 5.3K
Alsu:
АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ ХИКМӘТЕ
гыйбратнамә Мин үзем Сибай каласынан, бала чактан дини гәиләдә үстем, әби-бабай тәрбиясендә. Дини кешеләргә карата хөрмәтем һәм ихтирамым чиксез зур минем, әлхәмдүлилләәһ. Һәрвакыт аралашып яшим алар белән.
1922 нче елның көзендә йорт янындагы скамейкада утыра идем. Култыклашып, олы яшьтәге бер пар килә. Ә мин аларны күзәтәм, бу Мәрфүга апай түгел микән? Нишләптер, аңа охшамаган да сымак. Бәләкәйләнеп калган, нык ябыккан, чак-чак атлап килә. Мәрфүгә апай озын буйлы, матур гына апай иде дип уйлап, карап утырам.
Якынайгач, Мәрфүга апай: “Диләрәү, сәләм сиңа, сине күрергә дип чыктым, хәләлемә: “Әйдә мине Диләрә сеңлемә алып бар!” – дидем. Әлхәмдүлилләәһ, монда менә сине очраттым бит! Аллаһү Тәгаләмә меңнән мең шөкер сине күрүемә”. Хәләленә: “Ярый син кайтта тор, мин Диләрә белән сөйләшеп алыйм” – дип, хәләлен кайтарып җибәрде. Үзе бик уйчан, әммә йөзеннән нур бөркелә иде.
“Диләрә сеңелем, мин теге дөнъяда булып кайттым бит әле” – диде. Күзләре яшь белән тулды... “Мәрфүга апай!” – дип кочаклап алдым... “Мин “анда” – теге ахирәт дөньясында Корьән мәҗлесләрендә йөрдем. Әрвахлар дөньялыктагы уй-гамәлләрне белеп торалар икәнен аңладым. Аларның балалары, туганнары үз әрвахлары рухына Корьән мәҗлесен үткәрерәгә ниятләгәч, бергәләп, ярдәмләшеп, әзерләнә башлыйлар. Әрвахларга бу ниятләр җиткерелә, чөнки бу мәҗлесләр алар өчен иң зур бәйрәм икән бит! Шуңа ул дин мәҗлесләрен зарыгып көтеп йөриләр, матур итеп киенәләр. Табыннар әзерләнүгә, әрвахлар бергә җыелышалар: “Бүген минем варисларым миңа Корьән укыйлар!” – дип, бер-берсе белән күрешеп, кочаклашалар, шатланышалар.
Ә өстәлдә әзерләнгән ризыклар – ожмах ризыклары булып бара. Андагы яктылыкның бездә юк тиңе. Анда төн дә шундый якты икән! Ә без яшәгән дөнъяда нимә уйлыйсың, бөтен уйлар кинокадр сымак анда күрсәтелә: кем мәҗлескә ничек киенеп килгән, нинди уй-теләк белән килгән, тулы тәһәрәт белән килгәнме – барысы да теге дөнъяда ачык күренә. Корьән мәҗлесләренә йөреп, арып беттем. Теге дөнъя бааар!..” – дип сөйләде Мәрфүга апай.
“Икенче җиңгәем мәрхүм булгач, балалары: “Ярар, атайныкы белән бергә Корьән мәжлесен үткәрербез әле”, – дип сөйләшкәннәр иде. Шул сөйләшүләр теге дөнъяда ап-ачык ишетелеп тора. Шуннан үземнең әсәем, миңа әйтә: “Әнә җиңгәңне күрәсеңме, башын аска өеп, мәхрүм булып, уйланып утыра. Сиңа кайтырга кирәк, Мәрфүга кызым. Өстәл җыеп, ризык әзерләп, мәжлес үткәрергә кызларына ярдәм ит. Әниләре, башка әрвахлары көтәләр. Чөнки Корьән мәжлесе аларның рухларын нурландырып, шатландыра”, – диде Мәрфүга апай. Ул бераз уйланып торды да; “Иң куркынысы – тәмуг!” – дип өстәп куйды. – “Миңа тәмугны да күрсәттеләр. Шундый куркыныч, Аллам Үзе сакласын! Аннан котылу өчен намаз укырга кирәк. Иң мөһиме – шул!” – дип кисәтте. “Ожмахка алып киттеләр. Анда шул тиклем матурлык: барлык чәчкәләр тәсбихтә, агач яфраклары җил искән саен: "Ләә иләәһә илләллааһ!" – дип селкенә. Чишмәләр, елгалар барысы да: "Ләә иләәһә илләллааһ!" – дип, челтерәп агалар. Намаз укыганнар, зекер әйтеп, болыт астында, агач күләгәсендә утыралар. Шундый матурлык, шундый яктылык, хозурлык анда! Андый яктылыкның бездә юк тиңе... Хәзер сират күпереннән чыгарга куштылар. Кылдан да нәзек, аска карасаң – коточкыч куркынычлык! Уң аягыма бастым, сул аягыма басарга куркам. Шуннан бер яфраҡ төште, мин шул яфракҡа басуым булды, күз ачып йомганчы, яшен тизлегендә сират күперен кичеп, чыктым. Чыккач, яфракны күрсәттеләр, яфракта: "Ләә иләәһә илләллааһ!" язуы бар иде. “Бу сүзләр – 8 ожмах аскычы!” – дип әйттеләр. “Аны бервакытта да телегездән төшермәгез, әйтеп йөрегез, ожмахлы булырсыз!” – дип күңелгә сеңдергәнче әйттеләр.
Мәрхүм булган әрвахлар белән бергә йөрдем: әсәем, атаем, туганнарым белән. Тагын бер мәҗлестә булдык. Шуннан әсәем белән атаем: “Мәрфүга, сиңа кайтырга кирәк, барысын да туганнарга сөйлә, мәҗлесләргә матууур итеп киенеп, камил тәһәрәт белән килсеннәр. Әйтеп сөйлә яме. Минем андагы рәхәтлекне күргәч, бер дә монда кайтасым килмәде. Кайтмыйм дип карыштым.
👇👇👇