688просмотров
12.3%от подписчиков
25 марта 2026 г.
question📷 ФотоScore: 757
Компьютер артында күзегез арыймы? Күз күрүе белән проблемаларны искәртү өчен түбәндәге киңәшләргә күз салыйк: ▪️Беренчедән, эш урынын дөрес оештыру кирәк. Монитор сузылган кул аралыгында булырга, ә аның биеклеге күзләр дәрәҗәсеннән берникадәр түбәндәрәк булырга тиеш. ▪️Утырган креслогыз уңайлы булсын. Аның биеклеген үзегезгә кирәк булганча җайлагыз. Иң мөһиме, утыргыч умыртка баганасына туры утырырга ярдәм итәргә тиеш. Ә терсәк һәм иңбашлар, креслоның терсәк куйгычында ятып, туры почмак хасил итәргә тиешләр. ▪️Һәр 40-45 минут саен кыска тәнәфесләр ясап алыгыз. Бу инде һич тә эш өстәлен ябып, социаль челтәрләрдә ял итәргә кирәк дигән сүз түгел. Бу вакытта компьютер яныннан китеп торыгыз: саф һава суларга тышка яки балконга чыгыгыз, аш бүлмәсенә барып, су эчеп килегез яки тәрәзәдән тышка карап торыгыз. ▪️Табиблар шулай ук күзләр өчен махсус гимнастика эшләп алырга вакыт табыгыз ди.
688
просмотров
909
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @min_hatinkiz

Все посты канала →
Компьютер артында күзегез арыймы? Күз күрүе белән проблемала — @min_hatinkiz | PostSniper