741просмотров
13.2%от подписчиков
24 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 815
Орхидея гөлен күчереп утыртабыз Яз – гөлләрне күчереп утырту өчен кулай вакыт. Бүген без орхидея чәчәкләре турында сөйләшәбез. Соңгы елларда бу хуҗабикәләр аеруча яратып тәрбияли торган гөл булып санала. 🌺 Орхидея гөленең һавага чыгып торган тамырларына кагылырга кирәкми, чөнки бу гадәти күренеш, күчереп утыртуны таләп итми. 🌺 Яңа савытка күчереп утыртканда гөл стресс кичерә. Бу авыруга китерергә һәм тамырның үсүен беркадәр вакытка туктатырга да мөмкин. Шуңа күрә орхидеяне еш күчереп утыртырга киңәш ителми, 2-3 елга бер тапкыр да җитә. Әгәр дә үсемлекне ашыгыч рәвештә күчереп утырту ихтыяҗы булмаса, нәкъ менә язны көтегез. 🌺 Орхидея өчен кибетләрдә төрле чүлмәкләр табарга була. Иң яхшысы дип, үтә күренмәлесе санала. Мондыйларда тамырлар яхшы күренә, аларга яктылык җитә, чүлмәк стеналарына үсми.
741
просмотров
811
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @min_hatinkiz

Все посты канала →
Орхидея гөлен күчереп утыртабыз Яз – гөлләрне күчереп утырту — @min_hatinkiz | PostSniper