785просмотров
14.0%от подписчиков
24 марта 2026 г.
question📷 ФотоScore: 864
Үтүккә ут капса, нишләргә? ❗Ялкынны су сибеп сүндерергә ярамый Ни өчен электр приборларын су белән сүндерергә ярамый? 🔻су электрны яхшы үткәрә, шуңа күрә ток сугу куркынычы зур.Ә бу җитди җәрәхәтләргә һәм үлемгә китерергә мөмкин; 🔻су янгынны көчәйтергә мөмкин; 🔻ялганыш аркасында яңа янгын чыганаклары барлыкка килергә мөмкин. 🔻ут капкан электр приборларына су эләккәндә ул парга әйләнә.Шуның аркасында секундлар эчендә шартлау китереп чыгарырга сәләтле басым импульсы барлыкка килә. ‼ ‼ ‼ Электр приборына ялкын капса, аны я порошоклы янгын сүндергеч ярдәмендә, я тыгыз тукыма белән каплап сүндерергә киңәш ителә. Синтетик япма яки юрган белән түгел! Коры туфрак яки ком сипсәгез, тагын да яхшырак.
785
просмотров
732
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @min_hatinkiz

Все посты канала →
Үтүккә ут капса, нишләргә? ❗Ялкынны су сибеп сүндерергә ярам — @min_hatinkiz | PostSniper