татАРба
ТАТАРБА - мәгълүмати танып белү каналы. Биредә татар халкының матур яңгырашлы бай теле, зиһен зирәклеге, үзенчәлекле сәнгате, горурланырлык шәхесләре турында сүз алып барырбыз. Кызыклы мәгълүматлар күп булачак, кушылыгыз!
Графики
📊 Средний охват постов
📉 ERR % по дням
📋 Публикации по дням
📎 Типы контента
Лучшие публикации
20 из 20Көч бир Раббым! Көч бир, Ходай, көч бир миңа Ярдәмеңнән ташлама. Һәр туар таң, сиңа табынып, Бисмилладан башлана. Көч бир, Раббым, исәнлек бир, Тынычлык бир җаныма. Вөҗданыма сафлык өстә, Акыл бир син аңыма. Авыр сүзләр ишеткәндә, Көч бир дәшми калырга, Явыз бәндәләрдән, көч бир, Араланып алырга. Юлларымда киртә булса Көч бир атлап чыгарга, Язмышның әче җиленә, Сыгылмыйча чыдарга. Мөмкинлек бир мохтаҗларга, Ярдәм кулын сузарга. Тормыш юлын, көч бир Раббым, Дөрес итеп узарга. Ярдәмеңнән ташлама с...
Бүген СӨЕНДЕК атамасына тукталырбыз. 📍Бу топонимнарның (ойконим) тарихы Сөендек антропонимына барып тоташа, ягъни ул Сөендек исемле кешегә бәйле рәвештә барлыкка килгән. 📍Cөендек авылының берсе Татарстанның Азнакай районында урнашкан. Бу авылга XVIII гасырның икенче яртысында нигез салынган. 📍1920 елга кадәр – Бөгелмә өязе, 1920-1930 еллар – Бөгелмә кантоны, 1930-1931 еллар – Тымытык, 1931-1935 еллар – Азнакай, 1935-1958 еллар – Тымытык, 1958 -1963 Азнакай 1963-1965 еллар – Әлмәт, 1965 елдан ...
💎Алсу Гайнуллина 1954 елда Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында дөньяга килә. 💎1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 🎭 Рольләре 🎭Шәфика – «Без кайтырбыз» (А. Гыйләҗев) 🎭Зөһрә – «Мулланур Вәхитов» (Н. Исәнбәт) 🎭Гөлфирә, Йөзембикә – «Әлдермештән Әлмәндәр»(Т. Миңнуллин) 🎭 Гөлчирә – «Ташкын» (Т.Гыйззәт) 🎭 Сәрвәр – «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин) 🎭 Гөләндәм – «Татарча аерылышу» (Х.Вәхит) 🎭 Валентина – «Әниләр һәм бәбиләр» (Т.Миңнулл...
ТУГАН ТЕЛЕМ Сүзләр, сүзләр, туган тел сүзләре, Күңел бакчамдагы чәчәкләр Мең-мең төсләр белән балкыйлар да, Мең-мең төрле хуш ис чәчәләр. Юк җиһанда байлык моннан да зур – Һәр чәчкәсе тора мең алтын. Һәр чәчкәне миңа сөеп бирде Гасырларны кичкән үз халкым. Бишегемнән башлап гомрем буе Миңа хезмәт иткән хәзинәм, Бөтен хисләремә исем табып, Синең белән атлыйм һәр җирдән. Күңелем бакчасының hәр чәчәге – Изге туган телнең hәр сүзе – Әлмисактан нәфисләнә килеп, Камиллекнең булган нәкъ үзе. Минем гоме...
РӘЗИНӘ МӨҺИЯРДӘН 💎 Уразалар Уразалар – Күңелләрнең Чистарынган Вакыты. Йөрәкләрнең Ел буена Көткән ае – Якуты. 💎 Уразада Уразада... Ризык тәмле, Ил-көн ямьле, Азан чәмле. Уразаны... Тоту бәхет, Җанга тәхет, Тәнгә рәхәт. Ураза ул – Сабырлык та, Сабыйлык та, Бакыйлык та. Әй ураза! Яктыртасың, Яхшыртасың Күңелне син. 💎 Тылсымлы сүз Бисмиллаһи, бисмиллаһи, Тылсымлы сүз, билләһи. Эшең шул сүздән башланса, Ярдәм итә Илаһи. Бисмиллаһи – бу изге сүз – Һәр сүрәнең башында. Бисмиллаһидан башланса Тәмле...
🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷 Туган телен сансызлаган үзе дә сансыз. Иң яманы – ана сөте белән кергән изге, иң күркәм гореф-гадәтләребезне әкеренләп югалта баруыбызда. Кеше өчен иң каһәрле, каргышлы язмыш – милли горурлык хисенең үтерелүе. Мәхмүт Хәсәнов 🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷 Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел – кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел – рухи экология. Туган телдә – мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп ...