394просмотров
39.4%от подписчиков
21 февраля 2026 г.
Score: 433
🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷 Туган телен сансызлаган үзе дә сансыз. Иң яманы – ана сөте белән кергән изге, иң күркәм гореф-гадәтләребезне әкеренләп югалта баруыбызда. Кеше өчен иң каһәрле, каргышлы язмыш – милли горурлык хисенең үтерелүе. Мәхмүт Хәсәнов 🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷
Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел – кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел – рухи экология. Туган телдә – мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихының хакыйкый эчтәлеге. Миргазыян Юныс 🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷
Халкым теле – хак телем син,
Йөрәк телем.
Киләчәгем өчен мәңге Кирәк телем. Лена Шагыйрьҗан 🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷
Һәр туган тел бөек үзенчә,
Гасырлардан күчкән гасырга,
Саклагыз сез туган телегезне – Иң зур хәзинә ул асылда. Илдар Юзеев 🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷
Туган тел ул – бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел. Зиннур Насыйбуллин