Т
татАРба
@tatarba1.0K подп.
441просмотров
44.1%от подписчиков
5 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 485
РӘЗИНӘ МӨҺИЯРДӘН 💎 Уразалар Уразалар – Күңелләрнең Чистарынган Вакыты. Йөрәкләрнең Ел буена Көткән ае – Якуты. 💎 Уразада Уразада... Ризык тәмле, Ил-көн ямьле, Азан чәмле. Уразаны... Тоту бәхет, Җанга тәхет, Тәнгә рәхәт. Ураза ул – Сабырлык та, Сабыйлык та, Бакыйлык та. Әй ураза! Яктыртасың, Яхшыртасың Күңелне син. 💎 Тылсымлы сүз Бисмиллаһи, бисмиллаһи, Тылсымлы сүз, билләһи. Эшең шул сүздән башланса, Ярдәм итә Илаһи. Бисмиллаһи – бу изге сүз – Һәр сүрәнең башында. Бисмиллаһидан башланса Тәмле булыр ашың да. Бисмиллаһи, бисмиллаһи, Килгән Синнән, Илаһи, Серле сүзләргә өйрәтә Аллаһыбыз – ул даһи.
441
просмотров
615
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @tatarba

Все посты канала →
РӘЗИНӘ МӨҺИЯРДӘН 💎 Уразалар Уразалар – Күңелләрнең Чистарын — @tatarba | PostSniper