Т
татАРба
@tatarba1.0K подп.
483просмотров
48.3%от подписчиков
22 февраля 2026 г.
📷 ФотоScore: 531
Бүген СӨЕНДЕК атамасына тукталырбыз. 📍Бу топонимнарның (ойконим) тарихы Сөендек антропонимына барып тоташа, ягъни ул Сөендек исемле кешегә бәйле рәвештә барлыкка килгән. 📍Cөендек авылының берсе Татарстанның Азнакай районында урнашкан. Бу авылга XVIII гасырның икенче яртысында нигез салынган. 📍1920 елга кадәр – Бөгелмә өязе, 1920-1930 еллар – Бөгелмә кантоны, 1930-1931 еллар – Тымытык, 1931-1935 еллар – Азнакай, 1935-1958 еллар – Тымытык, 1958 -1963 Азнакай 1963-1965 еллар – Әлмәт, 1965 елдан хәзерге көнгә кадәр Азнакай районының Сарлы авыл җирлегенә керә. 📍Сөендек авылының икенчесе Татарстанның Тәтеш районында урнашкан. 📍Бу авылның килеп чыгышына карата ике фикер яшәп килә: 1️⃣Казан ханлыгы чорында; 2️⃣XVII гасырның икенче яртысында. 📍1920 елга кадәр Сембер өязе, 1920-30 еллар – Буа кантоны, 1930-38 еллар – Буа районы, 1938-59 еллар – Олы Тархан районы, 1959 елдан Тәтеш районына карый.
483
просмотров
921
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @tatarba

Все посты канала →
Бүген СӨЕНДЕК атамасына тукталырбыз. 📍Бу топонимнарның (ойк — @tatarba | PostSniper