492просмотров
49.2%от подписчиков
20 февраля 2026 г.
📷 ФотоScore: 541
Көч бир Раббым! Көч бир, Ходай, көч бир миңа
Ярдәмеңнән ташлама.
Һәр туар таң, сиңа табынып,
Бисмилладан башлана. Көч бир, Раббым, исәнлек бир,
Тынычлык бир җаныма.
Вөҗданыма сафлык өстә,
Акыл бир син аңыма. Авыр сүзләр ишеткәндә, Көч бир дәшми калырга,
Явыз бәндәләрдән, көч бир,
Араланып алырга. Юлларымда киртә булса
Көч бир атлап чыгарга,
Язмышның әче җиленә,
Сыгылмыйча чыдарга. Мөмкинлек бир мохтаҗларга,
Ярдәм кулын сузарга.
Тормыш юлын, көч бир Раббым,
Дөрес итеп узарга. Ярдәмеңнән ташлама син,
Килеп сиңа табынсам.
Кичерә күр гөнаһларым,
Ялгыш кына абынсам. Шөкер итәм һәрбер таңга
Күңелдә тик изгелек.
Нинди генә эшкә тотынсам да,
Бисмилладан башлыйм иң элек. ГӨЛҮСӘ ШАҺБАН