447просмотров
44.7%от подписчиков
21 февраля 2026 г.
Score: 492
ТУГАН ТЕЛЕМ Сүзләр, сүзләр, туган тел сүзләре,
Күңел бакчамдагы чәчәкләр
Мең-мең төсләр белән балкыйлар да,
Мең-мең төрле хуш ис чәчәләр. Юк җиһанда байлык моннан да зур –
Һәр чәчкәсе тора мең алтын.
Һәр чәчкәне миңа сөеп бирде
Гасырларны кичкән үз халкым. Бишегемнән башлап гомрем буе
Миңа хезмәт иткән хәзинәм,
Бөтен хисләремә исем табып,
Синең белән атлыйм һәр җирдән. Күңелем бакчасының hәр чәчәге –
Изге туган телнең hәр сүзе –
Әлмисактан нәфисләнә килеп,
Камиллекнең булган нәкъ үзе. Минем гомер шушы хәзинәне
Бик кадерләп саклап, бөртекләп,
Туплап алып барса ахыргача
Һәм яшьләргә бирсә бик теләп. Буыннарны буыннарга бәйләп,
Бара торган алтын чылбырның
Бер алкасы булып яшәвемнән
Мин канәгать, риза булырмын. Равил Сәйфетдинов