Буада мулла сайлау. 28 июнь җомга көн мәчеттә мулла сайлау булды. Хөтбә укылыр алдыннан Мәләкәс мулласы аяк өстенә торып Гыяс мәхдүм Хәсәнов хакында сүз ачып, аны беркадәр мактаганнан соң Гыяс мәхдүмнең имамәтчелеккә иң мөстәхыйк кеше булганын сөйләп әһалидән мәхдүмне имам итәргә разый буласызмы диде. Әһали икегә бүленеп «риза», «риза түгел» сүзләрен кычкыра башладылар. Шул арада Бәке Җомрасы һәм тагын бер куштан аяк өстенә торып шул хакта сүз сөйләделәр. Халык янә «риза», «риза түгел» сүзләрен,...
100 ел элек
Татар-башкорт тарихы каналына рәхим итегез! Приглашаем на исторический канал "Сто лет назад" قناة تهتم بتاريخ التاتار والباشقرد والأقوام الإسلامية الأخرى
Графики
📊 Средний охват постов
📉 ERR % по дням
📋 Публикации по дням
📎 Типы контента
Лучшие публикации
17 из 17Дахили хәбәрләр. Гаяз Исхакый. Хосусый телеграм. Сөргенлек мөддәтем 1 ел киметелде. 4 апрельдә азат ителәм. Гаяз. "Кояш" 1913 ел 5 март
Чистай өязенең иң зур базарлы, халкы бай һәм һөнәрле булуы белән башкалардан аерыла торган "Шләмәт" (Шереметьевка) авылы бар. Халкы рус булса да, гомумән диярлек ак, һөнәрле, укыганнар, өстенә 13-нче елга керү мөнәсәбәте белән приговор җыеп, авылдагы сыраханә, казенка һәм трактир кебек нәрсәләрнең барын ябарга ясаганнар иде һәм инде бик күбесе ябылган ди. Авылларында 10-лап тире заводы, 50-ләп шорный мастерской һәм сәүдәләре бар. Тирә-як һәм Чистай өчен бөтенләй алар товары тарала дияргә ярый. Б...
Казан хәбәрләре. Габдулла Тукай. Мәшһүр шагыйрьләребездән кадерле иптәшебез Габдулла әфәнде Тукаев җәнәпләре авыруы куәтләнүе сәбәпле Клячкин шифаханәсенә озатылды. 1 март 1913 ел "Кояш"
Самая старая мечеть Омской области расположена в татарском селе Черталы Муромцевского района.
Бу көндә Олы Саба кариясеннән бай вә приказщик буларак 20 кадәр кеше Монголиядә сәүдә белән мәшгульләр. Болар һәркайсы монголча сөйләшергә, кайберләре монголча укып-язарга өйрәнгәннәр вә монголларның ышанычларын казанганнар. Узган көннәрдә шуннан кайткан берсенең сүзенә караганда андагы Россия сәүдәгәрләренең өчтән бере мөселманнар икән. Болар әүвәлге елларда бакалея, тәмәке вә тимер товарлары кебекләр белән сәүдә кылалар икән. Бу соңгы вакытта монголлар кытай сәүдәгәрләрен кугач, кызыл мал сәүд...
https://telegra.ph/Buraevskie-bashkiry-03-15
Минзәлә өязендә сарайлы башкортлары исеме белән мәшһүр 32 авыл башкортлар бар. Бу башкортлар күп җирләргә хуҗа булып җирнең кирәклеген тиешенчә тәкъдир кылмыйча үз араларына күп рус мөһаҗирләрен җирләштергәннәр. Русларга бик аз хак белән күп-күп җирләрне мәңгегә сатып бетергәннәр. Шул сатылган җирләр арасында белмим ничектер Чаллы авылының тау өсте 60 дисәтинә беркемгә дә сатылмыйча гына сарайлы башкортларының кулыннан чыккан. Иске грамоталарның копияләренә караганда бу тауның сарайлы башкортлар...
Кытайларны эшкә чакыру. Екатеринбург. Тау заводларының обществосы эш хакын бик кыйммәткә санап, тимер юл тармагы салганда кирәк булган кара эшләр өчен 1000 кытай эшчесе ялларга карар биреп, үзләренең доверенныйларын җибәргәннәр. Кытайлар арзан бәягә эшләгәнгә җирле эшчеләр эштән мәхрүм булулары ихтимал. Приглашение китайцев на работу. Екатеринбург. Общество горных заводов, посчитав стоимость рабочей силы слишком высокой, решило нанять 1000 китайских рабочих для черновых работ при строительстве ж...