1
100 ел элек
@tarihikanal2.7K подп.
874просмотров
32.0%от подписчиков
14 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 961
Минзәлә өязендә сарайлы башкортлары исеме белән мәшһүр 32 авыл башкортлар бар. Бу башкортлар күп җирләргә хуҗа булып җирнең кирәклеген тиешенчә тәкъдир кылмыйча үз араларына күп рус мөһаҗирләрен җирләштергәннәр. Русларга бик аз хак белән күп-күп җирләрне мәңгегә сатып бетергәннәр. Шул сатылган җирләр арасында белмим ничектер Чаллы авылының тау өсте 60 дисәтинә беркемгә дә сатылмыйча гына сарайлы башкортларының кулыннан чыккан. Иске грамоталарның копияләренә караганда бу тауның сарайлы башкортларыныкы икәнендә бер дә шик булмаса да, кызганыч, башкорт кардәшләребез ул җиргә ия була алмыйлар. Чөнки кулларында нигезле дәлилләре юк. Башкорт юлбашчылары бу җирләрне кайтару юлына төрлечә керешеп карасалар да, эзен таба алмаганнар. Хәзер дә ул эш бөтенләй онытылган инде. Әлбәттә, тауның итәге Кама елгасына тоташкан булуы бу җирнең бәясен әлбәттә күтәрә. Шул ук тау итәгендә пароход конторалары бар. Бу вакыткача бу тау белән чынлап файдаланучы юк иде. Хәзер дә бу урынны Чаллы руслары үзләренеке дип дәгъва кылалар, хәтта бу ел мәзкүр тау өстеннән “Кавказ и Меркурий” ширкәтенә бер дисәтинә җирне иҗарага бирделәр. Элеватор салырга да урын бирмәк булдылар. Шулай итеп тавышсыз гына бу кыйммәтле җир руслар кулына бушлай гына китә бугай. “Кавказ и Меркурий” ширкәте Чаллы тавы өстенә нефть багы сала һәм ошбу көннәрдә бетүе көтелә иде. Белмим ни сәбәптәндер бакны салудан туктап торалар. Туктауның сәбәбе урынның кемнеке икәне хәл ителмәү булырга тиеш. Мин әлеге ширкәтнең Чаллыдагы вәкиленә мөрәҗәгать итеп ни сәбәпле бак салу тукталган дип сорашкан идем. «Урын турында азрак ихтилаф чыкты, тиздән эшкә керешеп бакны бетерәчәкбез, тәмам итәчәкбез. Озакламый нефть качать итәрбез» дигән җавап алдым. Башка мәгълүмат бирәсе килмәде. "Кояш" газетасы, 18.07.1913 ел, №174.
874
просмотров
1772
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @tarihikanal

Все посты канала →
Минзәлә өязендә сарайлы башкортлары исеме белән мәшһүр 32 ав — @tarihikanal | PostSniper