982просмотров
35.9%от подписчиков
13 марта 2026 г.
Score: 1.1K
Бу көндә Олы Саба кариясеннән бай вә приказщик буларак 20 кадәр кеше Монголиядә сәүдә белән мәшгульләр. Болар һәркайсы монголча сөйләшергә, кайберләре монголча укып-язарга өйрәнгәннәр вә монголларның ышанычларын казанганнар. Узган көннәрдә шуннан кайткан берсенең сүзенә караганда андагы Россия сәүдәгәрләренең өчтән бере мөселманнар икән. Болар әүвәлге елларда бакалея, тәмәке вә тимер товарлары кебекләр белән сәүдә кылалар икән. Бу соңгы вакытта монголлар кытай сәүдәгәрләрен кугач, кызыл мал сәүдәсен дә кулга алырга тырышып шактый мөваффәкыять күргәннәр. Болар Россиядә эшләнгән һәр төрле товарны аяклы мал, тире, жүн, җобага, җәнлек, мөгез, сары май кебек нәрсәләргә алмаштырып, аны Россиягә чыгарып яхшы файда күрәләр икән. Ләкин халык вәхши, авыллар бик сирәк, урман вә тау-таш арасы булганлыктан юллар юк, хосусан җәй көнендә бик читенлек белән йөрелә ди. Монголлар гомумән хыянәтсез, тугры халык. Безнең сәүдәбез күбрәк көтәргә булса да, һичбер түләми калучы булмый, сәүдәгәрләргә ихтирам белән карыйлар. Араларында хыянәт тә бик сирәк була. Ләкин үзара калганда үзләре вәхшилекнең чигендә. Тазалыкның ни икәнен белмиләр, ифрат шакшылар ди. Күчеп барганнарның Гали Вәлиев дигәненең шунда күп хайван көтүләре вә зур имениеләре бар икән. Бу Гали әфәнде фәкыйрь-фукарага ярдәме күп тия торган ихсанлы кеше икән. Узган елларда Олы Сабада бер мәчет вә мәктәп бина кылды вә шуларның хаҗәтләрен үтәп килә һәм 1500 сарыф кылып Олы Шыңар мәчетен төзәттерде. Моңарга юлбашчылык кылучы бер-ике имам дәлаләт кылсалар, киләчәктә дә файдалы эшләр кылуы өметле. Хосусан Олы Сабалылар үзләренә бик кирәк булган кызлар мәктәбе салдыруын вә хәзрәтләрнең шуңа дәлаләт кылуларын өмет итәләр. "Кояш", №128, 1913 ел.