1.5Kпросмотров
54.2%от подписчиков
10 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 1.6K
Буада мулла сайлау. 28 июнь җомга көн мәчеттә мулла сайлау булды. Хөтбә укылыр алдыннан Мәләкәс мулласы аяк өстенә торып Гыяс мәхдүм Хәсәнов хакында сүз ачып, аны беркадәр мактаганнан соң Гыяс мәхдүмнең имамәтчелеккә иң мөстәхыйк кеше булганын сөйләп әһалидән мәхдүмне имам итәргә разый буласызмы диде. Әһали икегә бүленеп «риза», «риза түгел» сүзләрен кычкыра башладылар. Шул арада Бәке Җомрасы һәм тагын бер куштан аяк өстенә торып шул хакта сүз сөйләделәр. Халык янә «риза», «риза түгел» сүзләрен, икегә аерылып, кычкырыштылар. Мәчет нәкъ бака шаулашкан вакытка охшап калды. Ләкин никадәр шауласалар да, шул ноктадан чыгарга мөмкин түгел иде. Чөнки мәчетнең ике ишегендә ике полицейский торалар иде. Ниһаять, җомгадан соң мәчеттән чыгу белән приговор алырга карар бирделәр. Җомгадан чыгуга кятибләр дә килгәннәр иде. Риза булганнар кул куярга калып, риза булмаганнар өйләренә таралдылар. Кул куйганда тәртип саклар өчен полицейскийлар тордылар. Кыскасы, алдан корылган план буенча эшләр тәртибе белән барды. Приговор да тәмам булды. Гыяс мәхдүмнең ибтидаи тәгълиме Бохарада булып, соңрак Истанбулда Дар әл-мөгаллимин тәмам иткәннән соң бер ел Истанбулда калган бер зат. Соңра Буага кайтып, аннан Бохарага барып «Туран» газетасында мөхәррирлек итеп, «Туран» туктатылгач, Буага кайтып, мулла булу юлын тотты. Гыяс мәхдүм Нургали дамелланың улыдыр. «Кояш» газетасы, 4 июль 1913 ел, №162.