1.3Kпросмотров
30.5%от подписчиков
28 февраля 2026 г.
Score: 1.4K
Әйе, оныгы аңа карап елмая. Әбекәенең янына килүен көтеп кенә тора: кояштай, дөньяны нурга күмә. Бу мәлдә Миңниса үзен, сират кичеп, Фирдәвес оҗмахында утыргандай хис итә.
...Әле ике ай элек кенә оныгын бәби тудыру йортыннан алып чыгып диванга салды да кычкырып елап җибәрде ул:
- Йә Ходам, шушы нарасыйны үстерерлек көч һәм гомер бир!
Әмма бу шатлык яше иде. Ничә айлар буена төенләнгән хәсрәтнең чәчелеп таралуы иде. Табиблар сабыйны сау-сәламәт туды, диделәр. Шулай да күңелнең бер почмагын яшеренеп кенә шомлы шик кимерде. Ул көн дә уенчыкларның иң җетеләрен оныгы күз каршында тотып тора: әле уңга, әле сулга йөртеп карый... И, ул могҗиза көтүләре!
Аның авырлыгын ул берүзе генә белә. *** - Әнием, кызымны сагындым...
Менә шушы бер җөмлә янә аны юлга чакыра. Юк, Миңниса үзе генә түгел. Таянычы - карты белән ул. Әнә алдан оныклары йөгерә. Кинәт аларга таба борыла.
- Әбекәем, ә син әниемне сагындыңмы? - ди.
- Сагындым, - ди Ана.
- Мин дә, - ди оныгы.
Юлларда, Вокзалларда аның гомере үтте.
Адәм баласы бу фани дөньяда нибары бер мосафир икән. Ул шуны аңлады. Әлеге юлларда Ана дигән исемне үзеннән алда йөртте. Вокзаллар гомер тукталышлары икән. Монда аңа үз-үзен тоярга, ниндидер уйлар уйларга мөмкинлек туды. Тукталып торганда күпме кешеләрне күрде. "Бу дөньяның кеме юк" дип уфтанган чаклары булды. Куанган чаклары булды. Күпме гыйбрәт җыйды.
Янә поезд кычкыртты. Бусы - үткәннәр кайтавазы. Инде аны поезд тавышлары сискәндерми, бары тик еракка, алга таба чакыралар иде.