1.7Kпросмотров
42.0%от подписчиков
2 марта 2026 г.
Score: 1.9K
Минем артта әнинең авыр сулавы, аягының чапылдавы ишетелә. Ара-тирә ул буылып-буылып ютәлләргә тотына, аннары агачка сөялеп хәл җыя да тагын кузгалып китә. Әнине күрмәсәм дә, җыерчыклы йөзе һич күз алдыннан китми. Ул бик арыгандыр инде, мескен, тезләре калтырыйдыр. Мин аның күңелен күтәрерлек ягымлы сүзләр әйтмәкче булам. Минем аңа: «Аз гына түз инде, әни җаным, дәүрәк үскәч, мин сине бер дә болай тилмертмәм»,— дип әйтәсем килә.
Тик аңа таба борылсаң, туктыйсы була, туктасаң, тезләр калтыраганны тоясың, чабатага тулган пычракның суыгы, балтырларга менеп, ныграк сызлата баш лый. Шуларны сизмәс өчен, бөтен көчемә йөгерәм генә!
Менә чокырга да килеп җиттек. Аяк асты бик тайгак. Кая басканымны белмичә, төрле якка айкалып, аска, чокырның төбенә атылдым. Бәйләмем белән янәшә тәгәри торгач, кайдадыр туктадым. Битем, кулларым гел генә пычрак.
Әнинең аяк тавышын тыңлап карыйм. Берни дә ишетелми, үзе дә күренми. Ни булды икән? Нигә аяк тавышы юк? Кинәт бик тын булып калды. Акрын гына кирегә таба борылдым. Бары берничә генә адым атладым: юл пычрагында бер кара өем сузылып ята, аннан түбәнрәк — утын бәйләме. Тыным буылып янына тезләндем. Әнинең куллары юл пычрагын капшыйлар, үзе ыңгыраша. Якын ук килеп башына кулымны куйдым. Үз тавышымнан үзем куркып:
— Әни, тор, әни!— дидем.
Күтәрмәкче булып карасам да, ул тора алмады, аның бөтен гәүдәсе әллә ничек булып изелеп төшкән иде.
— Әни! Әни дим! Бер генә дәш инде, әни!..— Аның пышылдап кына булса да бер генә сүз әйтүен көттем.
Тик ул дәшә алмады, салкын тиргә төшерерлек аяныч тавыш белән бик авыр бер ыңгырашты гына...
Нишлим? Кая барыйм? Чокырның әле бер ягына, әле икенче ягына ташландым. Бер якта — кара урман, икенче якта — томанлы кыр, чокыр эчендә — үлеп ята торган анам.
Аннары башыма бер уй килде. Бәлки, кем дә булса тавышымны ишетер? Бәлки, берәр узгынчы килер?
Бөтен көчемне җыеп кычкырырга тотындым. Урман ягына йөгереп менеп, анда кычкырдым; кыр ягына күтәрелеп, анда да аваз салып карадым.
Тамагым карлыкты, хәлем бетте, тик никадәр генә көтсәм дә, җавап бирүче булмады.
Яңадан анам янына төшеп, аның баш очына тезләндем. Аның иреннәре нәрсәдер пышылдадылар. Ул, минемчә, ятим калган сеңелләрем турында берәр сүз әйткәндер, үзен басып үтергән шушы караңгы дөньяга нәләт укыгандыр. Мин аның соңгы теләген, иң соңгы сүзләрен шулай аңладым, мин аларны күңелем белән сиздем.
Йөрәк ярасыннан сыгылып чыккан кайнар күз яшенә кушылып, битемнән салкын яңгыр суы акты. Тирә-ягым һаман да караңгы, таң сызылырга бик ерак иде әле.