1.4Kпросмотров
34.4%от подписчиков
26 февраля 2026 г.
questionScore: 1.6K
Нәрсәгә? Кем өчен? Башкалар көченнән файдаланып яшәүчеләр - аштан соң хәл алганда, эч пошканнан, эшсезлектән вакытны ничек үткәрергә белмәгәннән кулына китап алучылар өченме? Сара, әткәйнең үлүеннән бигрәк, минем өчен хафалана башлады. Мин, ахры, курку төшерәмдер: ул мине ялгыз җибәрми, өйдә дә яныннан китмәскә, юк-бар белән ишгаль итәргә тырыша. Акылдан шашмаганмын, анысын беләм. Ләкин бөтен тарих буенча ясалып, төзелеп килгән һәммә юллар үзләренең бәһасын югалталар. Башында ертык бүрек, өстендә сәләмә кием, билендә җеп, аягында тузган чабата, аркасында капчык, кулында озын чыбыркы улдыгы хәлдә, озын таягына таянган да, батып барган кояшка карап, авыр тирән уйга баткан, теле сөйләми, ләкин аның бөтен торышы: - Дөньяң шундый матур, без ник болай бәхетсез соң ходаем!! -ди.