1.5Kпросмотров
35.9%от подписчиков
2 марта 2026 г.
Score: 1.6K
Гомәр Бәширов “Әни” Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе иде. Карт имәннәр, шәрәләнгән гәүдәләрен сыкратып, авыр ыңгырашалар. Имәннәрнең күз яшедәй берән-сәрән сары яфраклары очкалый. Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. Кышын да шулай, көзен дә. Әнинең кулында озын ыргак. Ул аны корыган ботакка эләктерә дә, без аңа икәүләп асылынабыз. Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз. Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. Урманга кичке караңгы сирпелә башлады. Ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр). Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана. — Җитәр инде, әни, бик авыр була,— дигәч, күтәрелеп карады. Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте. Тик, әллә бервакытта да көлеп гадәтләнмәгәнгә, әллә елыйсы килгәнгә, аның чырае яктырмады, әллә ничек кызганыч булып җыерылды гына. — Нишлим соң, улым! Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калырбызмы диюем иде,— диде. — Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде. — Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә...— Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: — Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм,— дип төзәтеп куйды. Әни, гомеремдә үземә үлчәп теккән кием кигәнем булмады, дип сөйли торган иде. Ул алпавыт хезмәтчелегендә йөргәндә үлеп киткән әтинең иске-москыларын киеп йөри. Менә хәзер дә аның өстендә ямаулы чикмән калдыгы, башында чүбекләре чыккан ертык бүрек... Мин, ун яшемә җитеп, әни өстендә шуннан да юньлерәк кием күрмәдем. Әни бәйләмне ике төшеннән ныгытты да, чикмән чабуын билендәге бауга кыстырып, утынны иң өстенә алмакчы булды. Ул арада ютәле кузгалды да тыела алмыйча йөткерергә тотынды. Аның тезләре, күшеккән куллары дерелдиләр иде. Бер-ике ботакны ташлап калдырырга туры килде. Икәүләшеп азаплана торгач, бәйләмне иңбашына алып, кайтыр уңайга киттек. Әллә ничек бик тиз караңгыланды. Урман эче бөтенләй тынып калды. Аяк астында чыбык-чабыклар чартлый, юеш яфраклар кыштырдый иде. Беразга гына тукталып торган вак яңгыр яңадан сибәли башлады, аның тамчылары, муеннан аркага йөгереп, тәнне бөрештерде, биткә, күзгә сыланды. Ботаклар бәйләме иңбашын чытырдатып баса, якам артка тартылып сулышымны кыса иде. Ә кайтасы җир шактый ук ерак әле... Шулай да мин, кайтып җиткәч болар барысы да онытылыр дип, күңелемне юатам. Иске чүпрәкләргә төренеп мич башында утырган ике сеңелем күз алдына килә. Безнең өйгә әллә нәрсәсенә җылы төтми. Суыкка түзмичә, җәй көне мыжгып торган тараканнар да качып бетте инде. Тәрәзәләрдән салкын җил өрә. Җил көчәйгән саен, нидер нечкә тавыш белән әрнеп-әрнеп елаган шикелле ишетелә. Өйдә караңгы. Ашарга да бетте. Ипинең тәмле исе өйгә кермәгәнгә әллә кайчан инде. Сеңелләрем безне көтә-көтә зарыгып та, ачыгып та беткәннәрдер инде. Җилкапка шыгырдап киткән саен, куанып китәләр булыр... Мин, өйгә кайтып мичкә ягып җибәргәч, күңелле дә, рәхәт тә буласын уйлыйм. Дөрләп янган мич яктысы өй эченә төшкәч, нинди якты буласын, сеңелләремнең мич каршында нәни кулларын уа-уа җылынасыларын күз алдына китерәм дә, миңа, үзем җылынган шикелле, бик рәхәт булып китә. Менә әни бик тәмле иттереп умач пешереп җибәрер. Зур агач табак өстеннән күтәрелгән тәмле аш буы борынны кытыклаган шикелле; ашыйсы да бик килә... Менә урман кырыена да килеп җиттек. Агачлар арасыннан, соры томан булып, кыр өсте күренә. Анда инде, урман буендагы чокырны чыккач, кайтырга җиңелрәк булыр шикелле. Анда юл да бераз җилләгән булыр.
1.5K
просмотров
3893
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @rasskaz_t

Все посты канала →
Гомәр Бәширов “Әни” Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе — @rasskaz_t | PostSniper