1.1Kпросмотров
25.7%от подписчиков
28 февраля 2026 г.
Score: 1.2K
Егерме дүрт көн үтте дә китте. Тик әлеге бер айга якын вакыт кызын танымаслык итеп үзгәрткән: йөзеннән елмаю нуры сүнми, сөйләшүе аеруча назлы, гәүдәләре колындай уйнап тора иде.
Сизде Миңниса, әлбәттә, сизде. Җаен туры китереп кенә:
- Кызым, берәр егет белән таныштың мәллә? - дип сорады.
- Без өйләнешергә сүз куештык, әнием, - дип җаваплады кыз.
- Кем соң ул егет? - диде Ана, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.
- Виктор исемле, - диде кыз. - Бу атна азагында туганнары белән безгә киләчәкләр... Пермьдә икебез дә Мәдәният йортында эшләячәкбез. Минем кебек үк ул да... Гармунчы...
Миңниса сүзсез иде. Сөйләшүне ире дә ишетте. Ул күбрәк эштә була, шуңа кайбер ваграк мәсьәләләрне хатын аңа авырлык китермичә, үзе чишәргә тырыша. Тик бу минутта моннан да эрерәк мәсьәлә булуы мөмкинме?
Ире дә башын селки-селки тамак кырып куйды. Бу хәрәкәт ымнардан Миңниса "риза булырга кирәк" дигән мәгънә аңлады. "Мәхәббәттән - табигать бүләгеннән мәхрүм итмик баланы", - диде ул икәү генә калганда.
Миңниса нигәдер Вокзалдагы чегәнне күз алдына китерде. "Кызыгызның үлеме дә, никахы да күренә: берсе булса, берсе булмый калыр..." Димәк, тәкъдире шушы... Димәк, әйбәт тәкъдир язган... * - Чәчең нидән агарды? - диде Волкзал. - Кызың әйбәт яши түгелме?
- Кайгым адәм күтәргесез, - диде хатын. - Ә чәчтә бурандыр ул... Урамнан кердем ич.
- Әнә теге башта нинди җыр җырлаталар, ишетәсеңме? "Түзәргә кирәк, балам..." диме?
- Түзми кая барасың? Бу атнада юлга чыгарга уйламаган идем шул...
Кичә кичен аңа Зөбәйдәсе шылтыратты. Телефон трубкасына үрелүгә, куллары калтырый башлады. Аргы башта кызы елый иде.
- Хет бер сүз әйт! Ни булды? - диде ана.
- Үзем үстерәм, - дип әйт, әнием! Табиблар баламны тудырмаска кушалар. Сукыр туачак, диләр...
Миңнисага баскан урынында идән такталары йөзеп киткәндәй тоелды. Көч-хәл белән телен әйләндереп:
- Елама, кызым... Үзем үстерәм... Мин инде сиңа киң күлмәкләр тегеп куйдым, - дия алды. Трубканы куйгач та, ул шактый вакыт һушын җыя алмый торды. "Алдан аягын киенгән алга чыгар" ди бит, аңа юлга җыенырга кирәк иде. Соңгармаска кирәк иде...
Кызын күреп, Миңниса өнсез калды: сулган чәчкәдәй төсе киткән, иреннәре яргаланып кипкәннәр, күз төпләренә диңгез кабырчыгы ябыштырып куйганнар диярсең...
- Безнең нәселдә сукыр кеше юк, - диде Ана. - Сине ялгыш егып төшердек. Әбекәең күрми калган...
- Виктор шулай туган, - диде кыз.
Ана дәшмәде. Бераздан:
- Без исән-сау бит әле, балам. Әтиең дә гомер буе эштә. Үзем дә эш ташлаганым юк. Ничек тә үстерербез. Ходай кушмаган хәл булмас... - диде сабырлыгын җыеп. Үзенең йөрәгеннән кан тамды. Һава җитмәгәнен тойды. "Лып" итеп баскан урынына чүгәләде.
Кызы сизде. Янына килеп әнисенә кулын сузды, торырга булышты.
- Бала туганчы синең янәшәңдә буласым килә, әнием, - диде кызы. - ә Виктор икебез өчен дә эшләп торыр...
- Шулай әйбәт булыр, - диде кияү.
- Шулай әйбәт булыр, - диделәр хезмәттәшләре.
- Шулай әйбәт булыр, - диде Ана. Ул ил өстенә төшкән кайгыны - сугыш чорын күз алдына китерде. Ач-ялангач иделәр. Черегән бәрәңге кәлҗемәсе ашап, ике сеңлесе агуланып үлде. "Ил белән", - диде әнисе. Йөрәк әрнүен эчкә йотты. Әтисе сугыштан кайтмады. Янә: "Ил белән", - диде әнисе. Йорт саен кара өчпочмаклы хатларны кулдан-кулга йөртеп күз яшьләренә мандылар. Ил белән булгач, хәсрәтнең һәртөрлесен күтәрә алдылар...
Ә монысы ялгыз башка килгән бәламе? Әллә илгәме?
- Илгәдер, - диде Миңниса, - аналар илгә рухи гарип тудырырга тиеш түгелдер. Нәселгә рухи гариплек кенә кермәсен. Калганына түзәрмен... Чүп күрмәгән, чүмәлә җыймаган кешемени мин... *** Тагын шаулап поездлар үтте. Алар Миңниса гомеренең төрле мизгелләрен тәгәрмәчләр шавына ияртеп китә тордылар. Тегендә кызы көтә аны. Аны гынамы соң?! Ул да ана хәзер.
- Оныгың елмая... - диде әвене янгандай йөгереп килүче чегән, юлыннан бүлдереп.
- Син безгә үткән елгы кар кебек кирәксең, - диде Миңниса, канәгатьсезлек белдереп. - Зинһар, берни дә юрама. Мә ун тәңкә...