1.1Kпросмотров
28.1%от подписчиков
26 февраля 2026 г.
Score: 1.3K
Галимҗан Ибраһимов
Көтүчеләр (Ахыры) - Чиратка салганнар, чиратка салганнар! Фәхриләргә туры килгән көне ару үтәдер: аның хатыны йомшак күнелле бер нәрсә, балалары да юаш, әтине үзләре белән бергә ашата, бергә эчертә, бәлки тәһарәт алырга жылы су да бирә тораннардыр... Аның икенче көнендә шуларның күршесе Гыимадиларга туры килә. Ул да яман булмас... Ач итмәсләр, сукранып, тиргәнеп тормаслар... Аннан соң кемгә бара?.. Салихларгамы? Менә шул каһәрләр бик явыз нәрсәләр инде. Болардагы, көне бик кыен булыр: калган аш, каткан икмәк, ишек төбендә, кеше аяк астында урын бирерләр. Ходаем, башкалары аннан да яман... Күбесендә аш юк, сөтсез, шикәрсез чәй, каткан бер сынык... Җитмәсә тагы, бичараны "карт хәерче" дип сүгәрләр... Мондый кешеләргә туры килгәндә, картның күңеле бик сынадыр... Фәхриләргә туры килгән көне ару үтәдер: аның хатыны йомшак күнелле бер нәрсә, балалары да юаш, әтине үзләре белән бергә ашата, бергә эчертә, бәлки тәһарәт алырга жылы су да бирә тораннардыр... Аның икенче көнендә шуларның күршесе Гыимадиларга туры килә. Ул да яман булмас... Ач итмәсләр, сукранып, тиргәнеп тормаслар... Аннан соң кемгә бара?.. Салихларгамы? Менә шул каһәрләр бик явыз нәрсәләр инде. Болардагы, көне бик кыен булыр: калган аш, каткан икмәк, ишек төбендә, кеше аяк астында урын бирерләр. Ходаем, башкалары аннан да яман... Күбесендә аш юк, сөтсез, шикәрсез чәй, каткан бер сынык... Җитмәсә тагы, бичараны "карт хәерче" дип сүгәрләр... Мондый кешеләргә туры килгәндә, картның күңеле бик сынадыр... Бүген Фәхри байда, иртәгә Вәли картта, аннан соң Гали картта шулай бер тамагын туйдырыр, бер җылы почмак табар өчен, көн саен бер ишектән икенче ишеккә йөрерме икәнни, бичара?! Карчык тагы нидер әйтмәкче иде, тыңламадым, беләсем, тыңлыйсым килмәде... Мине кем тоткандыр, теге тирмән янындагы биек таудан суга сикереп үлүдән ничек котылганмындыр, моны хәзергәчә белә алмадым. Әткәйне дә күрми, һичкемгә һичбер сүз әйтми, һичкем белән исәнләшми, авылдан чыкканмын да киткәнмен. IX Шуның артыннан ниләр булганын ачык хәтерли алмыйм. Тик караңгы төндә авыл күпереннән чыгып йөгерүем, олаучыларга очравым, алар белән адашып, бер кибән төбендә кунуыбыз, алда бер чиркәүнеңме, мәчет манарасыныңмы ялтыравы, ничектер рус зиратына барып кереп, шунда тәреләр, кабер ташлары арасында, чыгарга юл тапмый, адашып йөрүем, ачлыктан бик артык хәлсезләнүем, аптырап, хәлсезләнеп, бер баганага сөялеп торуым, күземә ниндидер кан күренүе, шуңардан куркуым - әле дә төштә кебек кенә исемдә тора. Ләкин ачык белмим, бу - төш идеме, өн идеме?! Кушыма килеп, күземне ачып җибәрсәм, үземне ап-ак, яп-якты өй эчендә күреп аптырап калдым. Бер өстәлдә ак киемнәрдә ятам, барысы да ак киенгән ирләр, хатыннар мине чолгап алганнар. Фәрештә төсле күренгән шул ак киемлеләр эченнән көләч йөзле, үтә кара кашлы, гаҗәп мөлаем бер ханым үзенең йомшак куллары белән мине ярым кочаклап утыртты да: - Курыкма: авыр көннәр үтте инде... Синең исемең ничек? - диде. Мин җавап бирмәдем. Аптырап, йотылып, ханымның матур йөзенә, кара күзләренә текәлеп карап каттым. Мине икенче бүлмәгә алып чытылар. Анда да һәммә нәрсә ак, пакь иде. Барысы да ак нәрсәләр ябынып, ак йөзле, хәлсез кешеләр яталар иде... Теге ханым тагы минем исемемне сорады. Бер сүз белән җавап бирдем. Тагы ниләрдер сораша башлаган иде, күкрәгем чатнап китте, ачуым килде, хатынга җавап бирдем. Монда ничек килеп керүемне, әтинең кай-далыгын сорарга уйласам да, телем бармады. Иренемне төшләп, кроватька сузылдым. Җаным никтер әрни иде. Сорашсаң, әллә нинди бер хәл туар кебек булды. Чөнки һичкемгә ышанмыйм. Чөнки бөтен дөньяда мине үз итеп, иркәләүче һичкем., һәммәсе миннән көләргә хәзер торалар... Мине хурландыру һәммә кешегә кызыклыдыр, хозурдыр кебек тоела. Күземә яшь килде, шуны марҗага күрсәтмәс өчен, икенче ягыма әйләнеп яттым. Әти күз алдыма килде: бик картайган, авырайган, күзләре кайгы белән карый. Аның артыннан бөтен дөнья әйләнә башлады. Тирмәннәр, биек таулар, шаулап аккан елга... авыл... көтүләр... юлдагы чиркәү... рус... андагы таш тәреләр... ме