1.1Kпросмотров
28.1%от подписчиков
25 февраля 2026 г.
questionScore: 1.3K
Өйнең ярым караңгысы эчендә аның күз карашлары миңа шул дәрәҗәдә куркыныч тоелды ки, мин үземне үзем белмичә, сикереп менеп, әтинең муеныннан кочакладым да: - Син терекме? Әткәй, ә, әткәй? - дип, акырып елый башладым. Әти мине юатты, үзенең авыруы җиңел икәнен, тиздән терелеп йөриячәген бер-ике сүздә аңлатты. Мин дә елавымнан туктадым. Ләкин шул көннән алып мин ул куркыныч төшемнең кара сурәтен күз алдымнан җибәрә алмый торган булдым: шул урман, шул караңгы баз, анда кемдер ыңгыраша, аның күз карашлары үлем сөйлиләр. VIII Безнең әткәй бик талымсыз кеше: ни туры килсә, шуны ашый, нәрсә ашаса, шуның белән тук була иде. Ә хәзер алай түгел: каты нәрсә аның тамагыннан үтми, чәйгә сөт кирәк, җылы шулпа да кирәксенә. Ләкин мин боларны кайдан алыйм? Аш пешерергә казаны да, аңа салып пешерергә ите-фәләне дә юк. Атаң үлде... дисә, җиңелрәк булыр иде, бу чаклы хурландырмаячак иде; илгә чиратка салдылар, дигәч, йөрәгемдәге кан башыма капланды, хурлануымнан ба шымны кая куярга җир тапмадым, ни әйтергә белмәдем. - Атаң үлде... дисә, җиңелрәк булыр иде, бу чаклы хурландырмаячак иде; илгә чиратка салдылар, дигәч, йөрәгемдәге кан башыма капланды, хурлануымнан ба шымны кая куярга җир тапмадым, ни әйтергә белмәдем. - Булса да, барыбер мин аны пешерә белмәс идем.. Рәхмәт төшсен, тик ара-тирә Гайни карчык кечкенә кызы артыннан үзенең калган шулпасын җибә-рткәли! Шул көннәрдә әтинең кәефе бераз төзәлгән дә кебек булып китә. Беркөнне әти бик авырайды. Берничә мәртәбә теленнән дә язды. Мин көтүгә чыкмадым. Икенче көн бераз яхшыланса да, кичәге хәл тагы булыр дип куркып, мин тагы көтүгә бармадым. Җәй уртасында көтүчесез калу халыкка бер дә ошамаган, ахры. Атаң янында башка кеше торыр, син көтүгә бар, диделәр. Мин усал тел белән җавап кайтардым: - Бу нинди халык? Боларның җаннары бармы, юкмы? Атаң ыңгырашып, телдән калып, үләргә ятсын,-син, имеш, аны ташлап калдыр да Гәрәй байның сыерлары артыннан йөре! Мал хуҗаларының артык кәефе кырылган да, күп киңәшеп-нитеп тормыйча, безнең исәпкә яллап, икенче берәүне көтүгә чыгарганнар. Чукынып, кадалып китсеннәр, сыерларның муены асларына килсен, берне түгел, меңне яллагыз... Мин әткәйне ташлап китәр хәлем юк. Халык бик сүгенә башлаган. Бер әле генә түгел, болар һәркайчан миңа кырын карыйлар, мине яратмыйлар. Бервакыт Кәрим бай үзе ашый алмаган черек йомырканы миңа биргән иде, мин иснәп карадым да: - Фу, тынчып беткән икән бу! - дип, эткә ташладым. Икенче бервакыт Сафый карт ертылып эштән чыккан зур чалма бүреген миңа "бүләк" итмәкче булгач, бу каз оясын ни эшләтим мин, дип, үзе алдында ук бер хәерче картка ыргыткан идем. Шундый эшләремнән авылда минем хакымда "ярлы тәкәббер" дигән сүз китте. Әтинең юашлыгын, сүз тыңлаучылыгын, каршы тел әйтмәвен мактап сөйли башласалар, шуңа ялгап мине яманлыйлар: - Яхшыдан яман туган. - Күзләрендә әллә нинди бер кирелек бар бу этнең... - диләр иде. Әти авырып, аны карау өчен мин дә көтүдән кала башлагач, әтинең хәлен белергә дигән булып кергәлибашладылар. Ләкин әтигә ярдәм итү, аны юатудан бигрәк, кергән берсе мине каһәрләп чыга иде. Беркөнне Сафый карт керде дә, ярлы тәкәббер, дип, яхшыдан яман туган, дип, мине әти алдында әрли башлады. Ни эшләмәк кирәк, каршы сугышырга көч юк, тырнаша, тешләшә башласаң, әтине борчу була. Ләкин тыңлап торырга җан түзми. - Әтине үтерделәр, инде мине дә тереләй ашамакчылар, - дип, акырып елап җибәрдем, бар көчем белән ишекне шакылдатып ябып, чыгып качтым. Көн буе ялгызым теге элек үзебез торган тирмәндә, таулар, чокырлар арасында йөреп, кич өйгә кайтсам, анда һичкем юк, һичнәрсә юк, ватык кәсә белән тишек чәйнекләргә чаклы алып киткәннәр. Мин аптырап, елап торганда, Гайни карчык килде дә, ишекне ябарга азаплана башлады. Үзе авыз эченнән нидер мыгырдый, сукрана: - Кадерен белмәдең, бар, хәер сорашып йөренде!..Атаңны илгә чиратка салдылар... -ди, карчыкның ачулы йөзе, тәхкыйрь белән тулган тавышы болай да җанымны бик әрнеткән иде, соңгы сүзләрен ишеткәч,аптырап ката калдым. (Дәвамы бар)
1.1K
просмотров
3942
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @rasskaz_t

Все посты канала →
Өйнең ярым караңгысы эчендә аның күз карашлары миңа шул дәрә — @rasskaz_t | PostSniper