138просмотров
11.6%от подписчиков
26 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 152
Әйдә, өмәгә! Казанда 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык узачак. Гомумшәһәр өмәсенә шәһәр халкы һәм оешмалар хезмәткәрләре 25 апрельдә җыелачак. Өмәдә юлларны, ишегалларын, парк һәм скверларны чүп-чардан чистартачаклар, агачлар һәм куаклар утыртачаклар. Шулай ук чүп контейнерлары куелган мәйданчыкларны, тукталыш чатырларын, сфетофорларны, юл билгеләрен, яктырту терәкләрен тәртипкә китерәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, узган елны шәһәр өмәсендә 36 мең казанлы, 2 меңнән артык предприятие һәм учреждение катнашты. Ә сез өмәгә барасызмы?