114просмотров
9.6%от подписчиков
26 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 125
Казанда «Йорт янында спорт» проектының язгы күнекмәләре дәвам итә: ▫️27 мартта 9:00 сәгатьтә Горький паркында төньяк йөреш буенча дәрес булачак. ▫️28 мартта теләге булган һәркем йөгерергә чыга ала. Казанлыларны 8:45тә Горький паркында көтәчәкләр. ▫️«Үзәк» стадионы манежында сәламәт арка өчен күнегүләр узачак. ▫️12:00 дә «Светлая Долина» торак комплексында шәһәрлеләр гомуми физик әзерлек күнегүләре белән шөгыльләнә ала. ▫️«Комсомолец» паркында зарядка узачак. Атнаның йомгаклау чараларына – дәвалау күнекмәләренә һәм цигун гимнастикасына – Казанлыларны Кабан күле яр буенда 12:00 сәгатьтә көтәләр. Җәдвалда үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр Физик тәрбия һәм спорт комитетында. 📍 «Йорт янында спорт» телеграм каналында төгәл мәгълүматны күзәтеп барырга һәм чараларга язылырга мөмкин.