136просмотров
11.4%от подписчиков
25 марта 2026 г.
stats📷 ФотоScore: 150
1️⃣2️⃣3️⃣4️⃣5️⃣6️⃣ Мәскәү районындагы «Тасма» спорт мәктәбе базасында республикада бердәнбер мәйданчык булган Җәядән ату үзәге төзелә. Яңа үзәктә ел әйләнәсе җәядән атарга өйрәнү дәресләре һәм ярышлар булачак. Төзелеш эшләрен Республика көненә тәмамларга планлаштыралар. Шәһәр мэры Илсур Метшин төзелеш эшләре барышын тикшерде. Җәядән ату спорты Татарстанда 2009 елдан бирле активлашып килә. Бу вакыт эчендә «Тасма» спорт мәктәбеннән 17 спорт мастеры чыкты, шулай ук тәрбияләнүчеләр арасында Россия беренчелеге һәм Универсиада җиңүчеләре бар.