112просмотров
9.4%от подписчиков
25 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 123
Казан шәһәрендә «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабы узачак 15 апрельдә Казан шәһәрен муниципаль этапта җиңгән дүрт гаилә тәкъдим итәчәк. Чара Юдино бистәсендәге Тимер юлчылар мәдәният йортында узачак. Зона этабында катнашучылар шәҗәрә агачларын һәм гаилә ядкарьләрен тәкъдир итәчәк, шулай ук үз нәсел тарихларын сөйләячәкләр. Җиңүче гаилә республика этабында катнашачак. Фестиваль гаилә кыйммәтләрен саклап калырга, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытырга һәм гаилә тарихын өйрәнергә кызыксыну уятырга юнәлдерелгән.