1.8Kпросмотров
22 января 2026 г.
📷 ФотоScore: 2.0K
КИТАПЛАР УКЫЛДЫ, КИТАП УКУНЫ ДӘВАМ ИТӘБЕЗ! XXXIV #ӘдәбиМарафон да тәмам... Шушы өч атнада 1,5 мең кеше 5 меңнән артык татар китабын укыды һәм ВКонтакте'да 31 меңнән артык татарча язма урнаштырды. Аларның һәрберсе #ӘдәбиМарафон хэштегы белән тамгаланган һәм меңгә якын язучының әсәрләреннән өзекләрне үз эченә ала. 🔥🔥🔥 Әмма Әдәби марафон 21 көн белән генә чикләнми, ул - катнашучыларда китапка мәхәббәт тәрбияли торган проект. Бүген, марафон тәмамланганнан соң да, күпләр кулларына янә китап алганнардыр әле, шулаймы?! Ә инде китап һәрвакыт янәшәдә булсын өчен, татарча китапларны онлайн да укырга мөмкин (!). Күптән түгел "КитапОнлайн" проекты дөнья күрде. Анда кергән һәркем арзан бәядән китаплар сатып алып укый ала. 😍📚😍 Дистәдән артык әдәби китап сатып алу өчен инде бүген үк ачык: https://kitap-online.ru/kitaplar. PS. Сайтта теркәлергә тәкъдим итәм, ул вакытта китапларны үзегезгә уңайлы вакытта шәхси кабинетка кереп укып булачак. Хәерле сәгатьтә! 🤲🏻 PS. Барлык әдәби марафончыларны котлыйм! 💐👍🏻🙏🏻
1.8K
просмотров
1015
символов
Да
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @adabimarathon

Все посты канала →
КИТАПЛАР УКЫЛДЫ, КИТАП УКУНЫ ДӘВАМ ИТӘБЕЗ! XXXIV #ӘдәбиМараф — @adabimarathon | PostSniper