3.1Kпросмотров
11 декабря 2025 г.
📷 ФотоScore: 3.4K
🔥😍💐 ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫНЫҢ "ӘДӘБИ МАРАФОН" ПРОЕКТЫ - ТАТАРСТАННЫҢ ЕЛ БРЕНДЫ! Бу көннәрдә "Татарстанның Ел бренды" республикакүләм премиясе ияләре билгеле булды һәм 10 декабрьдә Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында үткәрелгән "Әдәби марафон - 2025" проекты финалистларын бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы «Экспертлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы Президенты Альбина Салават кызы Корбанова Татнетны үстерү фондының башкаручы директорына "Лидер национального наследия" ("Милли мирас лидеры") номинациясендә премия тапшырды. Әлеге премия инде берничә ел дәвамында төрле өлкәләрдә иң алдынгыларны билгели һәм бренд статусына лаеклы проектлар/оешмаларга шундый мәртәбәле премия тапшыра. 2025 елда "Әдәби марафон" проектында 4 илдән, Россиянең 23 төбәгеннән, Татарстанның барлык район һәм шәһәреннән барлыгы 2,5 меңнән артык кеше катнашты, алар 2025 елда гына да Интернет челтәрендә 117 меңнән артык шигырь һәм әдәби әсәрдән өзек урнаштырды.
3.1K
просмотров
1017
символов
Да
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @adabimarathon

Все посты канала →
🔥😍💐 ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫНЫҢ "ӘДӘБИ МАРАФОН" ПРОЕКТЫ - ТА — @adabimarathon | PostSniper