2.7Kпросмотров
25 ноября 2025 г.
📷 ФотоScore: 3.0K
Хөрмәтле татар дөньясы! 🙏 Инде дистә еллар дәвамында күп кенә оешмалар татар шәхесләре рейтингын булдырырга тырыша. Татар шәхесләре шулкадәр күп ки, аларның барысын да барлап та, туплап та бетерергә мөмкин түгел. Һәр татар шәхесе үзенчә уникаль, кайбер очракларда аларны чагыштыру һәм ярыштыру да дөрес үк әйбер түгел, дип саныйбыз. Шулай да, татар китапларын һәрдаим укыган һәм татар тормышы белән кызыксынып торган 1,5 мең әдәби марафончы тутырган анкета нәтиҗәләре белән уртаклашырга һәм әдәбият сөючеләр күзлегеннән чыгып татар шәхесләре рейтингын тәкъдим итәргә булдык. «Финал тантанасында кайсы танылган шәхесләрне (сәясәт эшлеклеләре, иҗтимагый эшлеклеләр, җырчылар, коллективлар, ...) күрергә телисез? Оештыручылар кемнәрне чакырсыннар?» дигән анкета соравына йөзләгән шәхес арасыннан иң-иңнәрен түбәндәге исемлектә тәкъдим итәбез. 😍 📌 Әдәби марафончылар тантанада күрергә теләгән татар шәхесләре рейтингы Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында: https://tat-i.net/tt/tatarlar-rating-2025