3.3Kпросмотров
22 декабря 2025 г.
stats📷 ФотоScore: 3.6K
📌 ӘДӘБИ ӘЙДАМАН - 2026! 2026 елда Әдәби әйдаманнарга яңа вазифалар һәм яңа мөмкинлекләр өстәлде, гомумән, проектның Нигезләмәсендә шактый үзгәрешләр бар: 1️⃣. 2026 ел - Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Габдулла Тукай елы! Шушы уңайдан, Габдулла Тукайның һәм шул чор язучыларның иҗатын, шулай ук туган як һәм аның шәхесләре турында әдәби әсәрләр уку хупланачак. 2️⃣. Әдәби марафончыларга үзең яшәгән район/төбәк әйдаманын сайларга кирәк булачак, әлеге район/төбәк/илдән әдәби әйдаман булмаганда гына башка район/төбәк/ил әдәби әйдаманын сайларга рөхсәт ителә. 3️⃣. Нигезләмәгә "Әдәби әйдаман - 2026. Остаз китапханәче" номинациясе кертелде. Шулай ук, "Остаз укытучы", " Дәүләт эшлеклесе" һ.б. номинацияләрдә татар әдәбиятын популярлаштыруда зур өлеш керткән әйдаманнар билгеләнеп үтеләчәк. Тулырак Нигезләмәдә: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2026 ✅ Әдәби әйдаман булу өчен гариза юлларга кирәк. Булачак Әдәби әйдаманнарга уңышлар телибез! 💐🤲🏻
3.3K
просмотров
965
символов
Да
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @adabimarathon

Все посты канала →
📌 ӘДӘБИ ӘЙДАМАН - 2026! 2026 елда Әдәби әйдаманнарга яңа ва — @adabimarathon | PostSniper