Д
ДУМ РФ татарча
@DUMRF_TAT690 подп.
132просмотров
19.1%от подписчиков
24 марта 2026 г.
stats📷 ФотоScore: 145
Крачковскийның 58 Коръән тәфсире булган Мәшһүр галим, Коръәннең академик тәрҗемәсен әзерләгән белгеч Игнатий Крачковский (1883-1951) беренче Коръән китабын 1902 елда Көнчыгыш телләре факультетының I курсында укыганда алган. Шуннан башлап аның китапханәсе тулыланып, Крачковскийның европа телләренә һәм рус теленә тәрҗемә ителгән Коръән 58 басмасы тупланган. Аларның кайберләре галимнең Мемориаль кабинетында урын алган. 2024 елда И.Ю. Крачковскийның Мемориаль кабинеты РФ мөселманнары диния идарәсе катнашында Россия Милли китапханәсендә (Санкт-Петербург) торгызылды. Аның базасында көнчыгышны өйрәнү тикшеренүләре үзәге дә төзелгән.   Күптән түгел «Мәдинә» нәшрият йортында Әнәс Халидов (1929-2001) татарчага тәрҗемә иткән Коръәннең басмага әзерләнүен хәбәр иткән идек. Видеода ТР ФАнең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева, Игнатий Крачковскийның вафатыннан соң нәшер ителгән русча Коръән хезмәтендә Әнәс Халидовның өлеше турында сөйләгән иде   @DUMRF_TAT
132
просмотров
1076
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @DUMRF_TAT

Все посты канала →
Крачковскийның 58 Коръән тәфсире булган Мәшһүр галим, К — @DUMRF_TAT | PostSniper