Д
ДУМ РФ татарча
@DUMRF_TAT690 подп.
546просмотров
79.1%от подписчиков
22 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 601
Рамазаннан соң шәүвәл аенда ураза тоту Бәйрәм көннәре узгач, мөэминнәр ураза тотуны дәвам итә ала, әмма бу һәркемнең үз теләгеннән тора. Бу хакта  Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: مَنْ صَامَ رَمَضَانَ ثُمَّ أَتْبَعَهُ سِتًّا مِنْ شَوَّالٍ كَانَ كَصِيَامِ الدَّهْرِ «Кем дә кем Рамазан аенда ураза тотып, аңа шәүвәлдә тагын 6 көн өстәсә, уразаны өзлексез тоткан кебек булыр» (Мөслим «Сахих»ы, 1164). Шәүвәл аенда ураза бәйрәм тәмамланганнан соң тотыла. Шул ук вакытта берничә көн тәнәфес ясап алу тәкъдим ителә. Шулай ук теологлар уразаны 6 көн рәттән тоту мәҗбүри түгеллеген, шәүвәл ае дәвамында тәнәфесләр ясап үтәргә дә мөмкинлеген әйтә. Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең «Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун» китабыннан Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!🤲 @DUMRF_TAT
546
просмотров
821
символов
Да
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @DUMRF_TAT

Все посты канала →
Рамазаннан соң шәүвәл аенда ураза тоту Бәйрәм көннәре у — @DUMRF_TAT | PostSniper