541просмотров
78.4%от подписчиков
28 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 595
Әнкарадагы урамга Шәфыйка Гаспралы исемен биргәннәр
Тантаналы чара 27 мартта узган
Шәфыйка ханым мәшһүр мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы белән беренче татар хатын-кыз журналисты Бибизөһрә Акчуринаның кызы.
Шәфыйка Гаспралы (1886-1975) 1906-1911 елларда мөслимәләре өчен «Галәме нисван» (Хатыннар галәме) журналын чыгарган,
Кырымда хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче комитетлар оештыруның башында торган.
Совет власте урнашкач, балалары белән Төркиягә күченеп китә алган. Анда балалар йортларында хезмәт куйган. «Кызыл ярымай» җәмгыятендә эшләгән. Тәрҗемә белән шөгыльләнгән. Шәфыйка Гаспралы урамы Әнкараның башкала районнарының берсе Пурсаклар районындагы Әмәк бистәсендә урнашкан. Рәсемдә: Урам ачылышына чакыру афишасы белән Төркиядә яшәүче татарлардан бишенче буын вәкиле - милләттәшебез Якуб Акчура уртаклашты @DUMRF_TAT