Д
ДУМ РФ татарча
@DUMRF_TAT690 подп.
211просмотров
30.6%от подписчиков
19 марта 2026 г.
stats📷 ФотоScore: 232
#Уразагаете2026 Ураза гаете мөбарәк булсын! Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Ураза гаете белән котлый Кадерле дин кардәшләрем! Гыйд әл-Фитр - Ураза бәйрәме көнендә без уй-фикерләребезне, җирдәге һәм күктәге мәхлүкатның Хуҗасы, галәмнәрнең тәрбияче булган Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез: Йә Рабби! Рамазан ае дәвамында тоткан уразаларыбызны, биргән садакаларыбызны, фәкать Синең Рәхмәтеңә генә өмет итеп, ихлас күңел белән кылган игелекләребезне кабул ит! Тәравих намазларыбызны, Коръән Кәримеңне хәтем кылуларыбызны, башка һәртөрле гыйбадәтләребезне кабуллардан кыл! Йә Рабби, махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызны гаделлек белән өстен чыгар һәм җир йөзендә зарыгып көтелгән тынычлыкны урнаштыр! Йә Рабби, кадерле Ватаныбыз Россиядәге халыкларның бердәмлеген һәм кардәшлеген ныгыт, йортларыбызга һәм күңелләребезгә иминлек бир! Әәмиин! Ураза гаете мөбарәк булсын, кадерле дин кардәшләрем! Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Сайтта укыгыз @DUMRF_TAT
211
просмотров
1022
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @DUMRF_TAT

Все посты канала →
#Уразагаете2026 Ураза гаете мөбарәк булсын! Баш мөфти шәех Р — @DUMRF_TAT | PostSniper