Кичке ашка - Умач ашы 📌1 өлешкә: 35-40 г он, 30-35 г шулпа яисә су, кирәгенчә тоз. 📌Умач уу өчен табакка иләп он салалар да уртасын чокырлыйлар, аннары азлап-азлап кына тозлы шулпа яисә су салып яхшылап болгаталар һәм вак кына борчак кадәр төерләр ясалганчы, камырны он белән уып торалар. 📌Суны токмач, чумар камырларына караганда кимрәк салалар. Әзер умачны кайнап торган шулпага ике кул белән уыштырып салалар, оешмасын өчен болгатып торалар. Умач өскә калыккач та, ашны 2-3 минут кайнатырга кир...
🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒
🍒Гади һәм көндәлек рецептлар! 🍒Тормыш! 🍒Киңәш-табыш! 🍒Лайфхаклар!
Графики
📊 Средний охват постов
📉 ERR % по дням
📋 Публикации по дням
📎 Типы контента
Лучшие публикации
20 из 20Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын. Королевская ватрушка 📌500гр.эремчек 📌4 йомырка 📌Ярты. ст. шикәр комы 📌ванилин Кашык очында гына сода Камырына 1 пачкалсын. маргарин 1,5 ст. он Ярты ст. шикәр комы Камыр көпшәкләндергеч Тоз Тәмле булсын 🤗
Җомга көнгә калын коймаклар Кирәк була: 📌Кефир - 1ст. Йомырка - 2шт. Он - 1,5ст. Шикәр комы - 3а.к. Тоз - 0,5б.к. Сода - 0,5б.к. 📌Йомырка янына шикәр комы һәм тоз салабыз, яхшылап болгатабыз. Кефирны өстибез шулай ук болгатабыз. Савытны сүрән утка куеп болгата-болгата бераз жылытабыз (40С). Әз-әзләп он кушабыз, төерләр калмаслык итеп бутыйбыз. Ахырдан сода салып тагын бер кат яхшылап болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз. Камырны башка болгатмыйбыз. Табаны кыздырабыз, май салабыз. Май кыз...
Краб таякчыкларыннан котлет Краб таякчыклары - 200гр. Йомырка - 3шт. Сыр - 120гр. Сарымсак - 1тырнак Каймак - 2а.к. Он - 2а.к. (панировка очен ярты стакан) Сухари Тоз Краб таякчыкларын һәм сырны угычтан уабыз, алар янына 1 йомырка, изелгэн сарымсак өстәп каймак кушып яхшылап болгатабыз. Соныннан он да кушабыз. Котлетлар ясап башта аларны онда әвәлибез, аннары тоз салынган йомыркада, соныннан сухарида. Майлы табага салып алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Тәмле булсын 🤗
Кадерле мөселман кардәшләребез! Сезне барлык айларның солтаны булган изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәбез! 🤲❤🌙 Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде. Аллаһы Раббыбыз ил-көннәребезгә, җан-тәннәребезгә тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде🤲❤ Хуш киләсең Рамазан! Мөбарәк булсын изге ай!🤲❤️❤️❤️
Иртәнге ашка лаваштан өчпочмаклар Колбасаны, сырны уып, майонез белән болгатып, лавашка җәябез, өчпочмак итеп төрәбез. 2 йомырканы сытып болгатабыз да, лаваш ларны ике яклап манчып, табада ике яклап кыздырабыз. Тәмле булсын 🤗
Хәерле иртәләр булсын! Кабымлык круассаннар 📌Кирәк була: Катлы камыр - 1кап Колбаса - 200гр. Сыр - 100гр. Йомырка өстенә сөртү очен - 1шт. Сыр һәм колбасаны турыпочмаклык формасында телемләп турыйбыз. Колбаса сырдан юкарак булсын. Катлы камырны түгәрәк формасына кертеп җәябез, сигез өлешкә бүләбез. Хәр өчпочмакнын киң өлешенэ колбаса һәм сыр куябыз. Рулет сыман итеп торәбез, кырыйларын бөгеп куябыз. Йомырка белэн өслэрен сылап чыгабыз. Круассаннарны пергамент кәгазе жәелгэн табага тезәбез...
Бүген Банан кексы ясап карарга булдым 150 г он, 100 г бәрәңге крахмалы, 250 г атланмай, 1 стакан шикәр комы, ½ бал калагы чәй содасы, 1 кап ванилин, 4 йомырка, 3 банан, 100-150 г әстерхан чикләвеге. Йомшарган атланмайны шикәр комы белән уарга. Шунда ук күпертелгән йомырка, изелгән банан, вакланган чикләвек, крахмал белән болгатылган он, ванилин, чәй содасы өстәргә һәм камыр басарга. Майланган кекс формасына кабарырлык урын калырлык итеп камыр агызырга. Өстен тигезләп, духовкада 40-50 минут пешер...
Кичке Ашларыгыз тәмле булсын Тун астындагы ит. 📌Ит 📌Кибет каймагы 📌Суган 📌Бәрәңге 📌Корейча кишер 📌Тоз, борыч 📌Сыр Озынча иттереп итне турарга,сыек майда табада кыздырып алырга.Суганны ярым боҗра итеп турарга,бәрәңгене озынча турарга,тозлап, борычларга, сырны вак угычтан уарга. Табаны (минем пыяла савыт)сыек май бн майлап,бар ингридиентларны катлап тезәргә. Ит+каймак+суган+бәрәңге+каймак+корейча кишер+сыр. 180°С 45-50 минутка духовкага озатырга. Тәмле булсын 🤗
Бәйрәм көненә 🍎Алма пирогы 📌200гр ак май 📌4 аш кашыгы кибет каймагы 📌2 ч калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) 📌400гр он салып йомшак камыр басабыз, 20 минутка салкынга куеп торабыз. Эчлек өчен алмаларны🍎 кабыгыннан чистартып төшләрен алабыз, телемләп турап камыр өстенэ җәябез. 400 гр кибет каймагына, 2 йомырка, 300 гр шикәр комы, 4 аш кашыгы он салып болгатабыз да алмалар өстенә агызабыз. 180 гр та 40 - 45 мин пешә, алгач өстенә шикәр пудрасы сибәбез. Тәмле булсын 🤗